Главная  →  Новости  →  МӨНӘҖӘТЛӘР КИЧӘСЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
МӨНӘҖӘТЛӘР КИЧӘСЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
0_73ac9_96de40d9_L

7 апрельдә сәгать 17.00дә Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда “Мөнәҗәтләр кичәсе” уздырыла.

Мөнәҗәт ул татар халык фольклоры жанры. Гарәпчәдән мөнәҗәт сүзе – үз-үең белән ялгыз калып сөйләшү, уйларны чистарту, дога кылу, Аллаһка кичерүне сорап мөрәҗәгать итү мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Мөнәҗәтләрнең  шактые Аллаһка һәм аның пәйгамбәрләренә багышланган. Тормыш һәм үлем турында уйланып язылганнары күп. Шулай ук “әниләр” мөнәҗәтләре бар.

“Мөнәҗәтләр кичәсе”ндә Лилия Җиһаншина  җитәкчелегендәге “Мөкатдәс”, “Хәзинә” ансамбльләре, Сәйдә абыстай Аппакова, Сания абыстай Курмакаева, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар һәм этномузыка кафедрасы студентлары катнаша. Кичәнең кунагы – Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Сафиуллина.
Билет бәясе:

өлкәннәр — 150, пенсионерлар, студентлар — 80 сум, мәктәп балаларына түләүсез.

Телефон: 8(843)567-81-52, 567-81-25