Главная  →  Статьи  →  МӨХӘММӘД ГАЛӘЙҺИССӘЛАМГӘ ВӘХИ КИЛҮ
МӨХӘММӘД ГАЛӘЙҺИССӘЛАМГӘ ВӘХИ КИЛҮ

m%d3%a9kh%d3%99mm%d3%99d-gal%d3%99jj%d2%bbiss%d3%99lam
Мөхәммәд галәйһиссәлам Хира тавында гыйбадәттә булган вакытта күзенә бер зат күренеп, үзенең Җәбраил фәрештә икәнлеген әйтте һәм Мөхәммәд галәйһиссәламне пәйгамбәрлек белән сөендерде. Соңра Мөхәммәд галәйһиссәламгә: «Укы!»- дип әмер бирде. Моңа Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Мин укый белмим», — дип җавап бирде. Шуннан соң Җәбраил фәрештә Мөхәммәд галәйһиссәламне каты иттереп кысты да җибәрде. Бу хәл өч мәртәбә кабатланганнан соң Җәбраил Мөхәммәдкә:
1. «Бөтен нәрсәне яратучы Раббың исеме белән укы!
2. Ул барлыкка китерде кешене оешкан каннан.
3. Укы! Синең Раббың — Аллаһы бик хөрмәтле һәм юмарттыр.
4. Ул — Аллаһы каләм белән язуны өйрәтте.
5. Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте», — диде.
Мөхәммәд галәйһиссәлам шушы хәлдән соң курка калып өенә кайтты һәм Хәдичәгә булган вакыйга турында сөйләде. Аңа каршы Хәдичә: «Син — күркәм холыклар иясе, Аллаһы Тәгалә сиңа җен һәм шайтаннарны хуҗа итмәс. Сиңа күренгән зат — чыннан да Аллаһы Тәгаләнең фәрештәседер. Син, шөбһәсез, пәйгамбәр булачаксың», — дигән сүзләрне әйтте.

(Сөнгатулла Бикбулатның «Хәзрәти Мөхәммәд
(аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын)» дигән китабыннан)