Главная  →  Новости  →  МӨГАЛЛИМНӘР КОНФЕРЕНЦИЯГӘ ҖЫЕЛА
МӨГАЛЛИМНӘР КОНФЕРЕНЦИЯГӘ ҖЫЕЛА

m%d3%a9gallimn%d3%99r-utyryshy2
28-29 сентябрьдә ТР МДН КФУ һәм РИИ белән берлектә дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре конференциясен уздыра.

2012 елдан башлап үткәрелеп килүче әлеге чара мөгаллимнәр өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, аралашу мәйданы булып тора.

Конференциянең беренче көне мәчетләр каршында оештырылган курсларда гыйлем бирүчеләргә багышлана. ТР МДНнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарага Татарстаннаң төрле районнарыннан 300 мөгаллим киләчәк. 29 сентябрьдә исә урта һәм югары дини гыйлем бирүче укытучылар җыела.

Конференциядә тәҗрибә уртаклашу нияте белән Марокко һәм Индонезия галимнәре катнашуы көтелә. Конференция “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уза.