Главная  →  Новости  →  МӨФТИЯТ КУБОГЫНА ТУРНИР БУЛА
МӨФТИЯТ КУБОГЫНА ТУРНИР БУЛА
Чаллыда мөфтият кубогына турнир була

16 апрельдә Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турнир оештырыла.

Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итүче ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортостан республикасынан да спортчылар бик теләп катнашалар. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп – спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга  тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак. Җиңүчеләрне төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге — олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Турнирны тамаша итәргә барлык спорт сөючеләр чакырыла.

dumrt.ru