Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ САБАГА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛДЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ САБАГА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛДЫ
Сабада яңа мәчет төзелә

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Саба мөхтәсибәтендә эшлекле сәфәрдә булды, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат үзәге. Сәфәре вакытыда ул җирлек имамнарының җыелышында катнашты. Авыл имамнарына мөфти сәламнәрен һәм теләкләрен тапшырды. Динебез өчен тырышканнары өчен рәхмәтен белдерде.

Җыелышта шулай ук нәзарәт юристы Айрат Билалов катнашты һәм имамнарга документ эшләрен алып бару тәртипләрен аңлатты.

Рөстәм хәзрәт Саба үзәк мәчетенә йөрүче балаларга да нәсихәтләрен җиткерде. Биредә балалар өчен җәйге лагерь  оештырганнар. Анда 80 нән артык бала ислам нигезләрен өйрәнә. 7 августта Саба районы Урман хуҗалыгы  (Лесхоз) бистәсендә  мөселман сабан туе уздырырга җыеналар.

Сәфәре кысаларында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов белән бергә Сабаның үзендә төзелүче икенче мәчетне дә карады.