Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГОСМАНИЯ МӘКТӘБЕНДӘ БУЛДЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГОСМАНИЯ МӘКТӘБЕНДӘ БУЛДЫ

gosmaniyaМөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казанның Госмания мәктәбендә булды. Хәзрәт сыйныф бүлмәләрен карады, мәктәп җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм укучылар белән очрашып сөйләште. Госмания мәктәбе 1995 елда ачылган. Гомум белем бирү программасы белән бергә балалар биредә Коръән, тәҗвид, гарәп теле, фикъһ һәм гакыйдә фәннәрен өйрәнәләр. Дәресләр татар һәм рус телләрендә алып барыла.