Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ЧИТ ИЛ ГРАЖДАННАРЫНЫҢ ХОКУК БОЗУЛАРЫН КИСӘТҮ БУЕНЧА ЭШЧЕ ТӨРКЕМЕНЕҢ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ЧИТ ИЛ ГРАЖДАННАРЫНЫҢ ХОКУК БОЗУЛАРЫН КИСӘТҮ БУЕНЧА ЭШЧЕ ТӨРКЕМЕНЕҢ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ

Бүген ТР халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәрендәге чит ил гражданнарының хокук бозуларын кисәтү буенча  эшче төркеменең утырышы булды.

Анда ТР хөкүмәте вәкилләре, Казан шәһәре башкарма комитетының структур бүлекчәләренең җитәкчеләре, каланың район башлыкларының урынбасарлары, дин әһелләре, югары уку йорты, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Утырышта мөфти урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.

“Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә. Без балаларыбызның, яшьләребезнең, студентларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Аларның мәдәният, спорт белән кызыксынуларын хупларга һәм патриотик тәрбия бирү өстендә эшләргә кирәк. Шул вакытта аларның шикле оешмаларга керергә вакыты да, теләге дә калмый”, — диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова.

“Терроризмга каршы көрәшне социаль институтларны ныгытудан башларга кирәк. Нәкъ менә гаиләдә балаларыбыз дин нигезләре белән таныша башлый, патриотизмга өйрәнә, нәсел тарихын белә”, — дип билгеләде мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Утырыш барышында катнашучылар Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, миграцион вәзгыять, яшьләр белән эшләү, чит ил студентларын укыту һ.б. темаларга кагылышлы докладлар яңгырады.

dumrt.ru