Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ ДИНАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛУГА БАГЫШЛАНГАН БӨТЕНРОССИЯ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАША
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ ДИНАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛУГА БАГЫШЛАНГАН БӨТЕНРОССИЯ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘ КАТНАША

опда конф1опда конф2опда конф

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталары уздырган  «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салуда заманча гуманитар тәҗрибә» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаша. Иртәнге якта конференция кунакларын тәбрикләү сүзләре белән  ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР Президентының эчке сәясәт департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков, В.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты ректоры Асия Тимирясова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар чыгыш ясады. Рөстәм хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, конференция эшенә уңышлар теләде; Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең поликонфессиональ мохиттә үзара аңлашып яшәү, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм яшьләрдә толерантлык, патриотизм сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Конференциянең пленар утырышында заманча гуманитар технологияләрнең кризисларны җиңүдә хәлиткеч роле; милли-мәдәни үзәкләрнең социаль практикасы; конфликтларны медиация алымнары белән идарә итү; социаль конфликтларны шәригать кануннары буенча хәл итү; волонтерлыкның гуманитар практика буларак тәҗрибәсе; яшүсмерләр арасында толерантлыкны саклау кебек актуаль темаларга Россиянең һәм Татарстанның күренекле галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләренең  чыгышлары тыңланачак.