Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ КЫРЫМДА ХАҖНЫ ОЕШТЫРУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШТЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ КЫРЫМДА ХАҖНЫ ОЕШТЫРУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШТЫ
13335515_1020280778057807_6183260619515167441_n
Нәзарәт вәкилләре Кырымда хаҗны оештыру мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнаша

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Симферополь шәһәрендә узган “Россия мөселманнарының хаҗын оештыру: үткәне һәм хәзергесе. Ислам терроризмга каршы” дип исемләнгән конференция эшендә катнашты. Чара Кырым Республикасының Министрлар Советында булды.

Россия мөселманнарының дини лидерлары катнашында үткән чарада 2016 елда хаҗны оештыру, транспорт мәсьәләләре һәм дөньяда террористик актлар арту сәбәпле, булачак хаҗиларны идеологик яктан әзерләү турында да фикерләштеләр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин конференция делегатларына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан экстремизм, терроризмга каршы тору юнәлешендә алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. Аерым алганда, тыелган һәм террористик буларак танылган оешмаларны фаш итүче китаплар чыгару, аудио һәм видео форматта мөрәҗәгатьләр әзерләү, республика мәчетләрендә лекцияләр оештырылуын әйтте.

Сөйләшүләр барышында катнашучылар терроризм күренешләренең һәм мөселманнар аңына радикализм, милләтара һәм конфессияра дошманлык фикерләрен кертү максатыннан оештырылган актив экстремистик пропаганданың колач җәюе хаҗ кылуны катлауландыруы хакында фикер белдерделәр. Конференция делегатларының фикерләре махсус белдерүдә урын алды.

Чара кысаларында шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та чыгыш ясады.