Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ХАҖ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ХАЛЫКАРА ВИДЕОКҮПЕРДӘ КАТНАШТЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ХАҖ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ХАЛЫКАРА ВИДЕОКҮПЕРДӘ КАТНАШТЫ

Күпер1
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Казан – Симферополь – Астана ведомстволарының хаҗ һәм Корбан бәйрәменә багышланган халыкара күпере үтте. Аны “Россия бүген” («Россия сегодня» ) Мәскәү мәгълүмат агентлыгы оештырды.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәскәүдән Россия мөфтиләр берлеге рәисе урынбасары Рушан Аббясов, «ТР МДН Хаҗ» директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Кәримов, Симферопольдән Кырым һәм Севастополь мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Айдар Исмаилов һәм Астананың Талибай мәчете имам-хатыйбы Әсхад хәзрәт Сәлимов катнашты.

«ТР МДН Хаҗ» директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Кәримов сүзләренчә, быел Татарстаннан 900 мөселман «ТР МДН Хаҗ» программасы буенча изге гыйбадәтне үтәргә киткән.

«Татарстанга быел 1200 урын бүлеп бирелде, ләкин икътисадый кризис аркасында 900 кеше генә хаҗга китте. Татарстан хаҗиларының күпчелеге хатын-кызлар», — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Беренче төркем Казан аэропортыннан 28 августта, ә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән төркем 30 августта юлга кузгалды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете (быел бу зур бәйрәм 12 сентябрьгә туры килә) белән котлады һәм республика җитәкчелегенең хаҗиларга игътибар күрсәтүен билгеләп үтте.

Рушан хәзрәт Аббясов җиткергәнчә, Согуд Гарәбстанында Россиядән 15,500 мөселман хаҗ кыла. “Россиялеләргә бүлеп бирелгән квотаның 95 проценты тулды. Тулып бетә алмый, чөнки икътисади кризис тоткарлый. Шулай да быел хәл уңай якка үзгәрде”, — дип билгеләп үткән Рушан Аббясов. Мөфтиләр берлеге вәкиле сүзләренчә, хәлнең уңай якка үзгәрүе хаҗ бәясенең быел 1800-1900 долларга кадәр төшүеннән торган.

«Россиядә 20 — 25 миллион мөселман яши. Моңа кадәр безгә 20 мең урын бирелә иде. Бу сан 25 меңгә җитте. Мәккәдә изге җирләргә реконструкция булу сәбәпле, квота киметелде. Әмма без элеккеге квотаны кире кайтарырга планлаштырабыз”, – дип сөйләде Рушан хәзрәт Аббясов.
Dumrt.ru