Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ КАЗАХСТАН ИМАМНАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ БЕЛӘН ТАНЫША
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ КАЗАХСТАН ИМАМНАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ БЕЛӘН ТАНЫША

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Казахстанда беренче мәртәбә үткәрелүче имамнар җыенында катнаша. Чара кысаларында Казахстанда яшәүче мөселманнарның тормышы һәм дини эшчәнлеге белән якыннан танышу, үзара элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу ниятләнелгән.

“Ислам – тынычлык һәм өйрәнү дине” дип аталган форумга Казахстанның 500дән артык имамы чакырылган. Форум алдыннан “2020 елга кадәр Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген үстерү концепциясе”, “Казахстан мөселманнары эшчәнлеге нигезе”, “КМДН вәкилләре этикасы”, “Имам имиджы” һәм башка документлар әзерләнгән. Әлеге документлар тынычлык, ватанпәрварлык, милли гореф-гадәтләргә карата хөрмәт, Казахстан халкы үзенчәлекләре, гаиләләрне, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы сорауларны, дини кануннарны колачлаган.

Җыенның төп өлеше Астана шәһәрендә 19 февральдә үткәрелә.