Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ИҖТИМАГЫЙ ПАЛАТАНЫҢ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ КОНФЕССИЯАРА КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ИҖТИМАГЫЙ ПАЛАТАНЫҢ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ КОНФЕССИЯАРА КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ

опп

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милләтара һәм конфессияара элемтәләр комиссиясе утырышында катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның (ул әлеге комиссиянең әгъзасы булып тора) сәламнәрен җиткергәннән соң, Рөстәм хәзрәт республикада милләтара, динара татулыкны саклау мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты.