Главная  →  Новости  →  МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ИҖТИМАГЫЙ ПАЛАТАНЫҢ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ ДИНАРА КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ
МӨФТИ УРЫНБАСАРЫ ИҖТИМАГЫЙ ПАЛАТАНЫҢ МИЛЛӘТАРА ҺӘМ ДИНАРА КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫНДА КАТНАШТЫ

оп

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының  Милләтара һәм динара комиссиясе утырышында катнашты. Комиссия әгъзалары утырыш барышында тиздән булачак Татарстан халыклары съездына әзерлек; «Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салуда заманча гуманитар тәҗрибә» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар; комиссиянең 2017 елга эш планы буенча фикер алыштылар.