Главная  →  Новости  →  Мөфти урынбасарлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең утырышында катнашты
Мөфти урынбасарлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең утырышы булды. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Рафыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Россиянең башка регионнарындагы дини оешмалар вәкилләре катнашты.

Бу очрашу V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын оештыру мәсьәләләрен карауны күз уңында тотып оештырылды. Комиссия рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин чара башында ук катнашучылар каршында булачак форумның форматын һәм аның үзәк темаларын ачыклауны максат итеп куйды.

Монардан тыш, очрашуда Болгарда ислам уку-укыту үзәген оештыру, аны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Комиссия әгъзалары регионнардагы проблемалы мәсьәләләр турында да сөйләште. Мәсәлән, Мәскәү кунагы Ренат Әбәнов дини оешмалар һәм милли автономияләр арасында тыгыз элемтә булмау турында әйтте. Үзенең чыгышында бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бару кирәклегенә басым ясады.

Утырыш проблемалы мәсьәләләрне ачыклау белән генә чикләнмәде, ә уңай тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Мәсәлән, Самара кунаклары “Ислам, уңыш һәм син” проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында булачак форумның төп тезислары теркәлде.

Искәртеп үтәбез, бу чара 2014 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумы кысаларында узды. Чараларда Россия Федерациясенең 54 регионыннан, Татарстан Республикасыннан, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы билгеле. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, татар зыялылары, Россия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.