Главная  →  Новости  →  МӨФТИ СУРГУТ МӨСЕЛМАННАРЫ ЯНЫНА СӘФӘР КЫЛА
МӨФТИ СУРГУТ МӨСЕЛМАННАРЫ ЯНЫНА СӘФӘР КЫЛА

yugrada1yugrada
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге нәзарәт делегациясе Сургутка эшлекле сәфәр кыла. Татарстан дин әһелләрен Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов каршы алды. Ул кунакларны Сургуттагы җамигъ мәчете белән таныштырды.
Аннары хәзрәтләр Ханты-Манси автоном округы -Югра мөселманнары Диния нәзарәте мәҗлесенә җыелдылар.
Бүген Сургут шәһәрендә “Себер шартларында яшьләрне берләштерүдә ислам традицияләренең һәм кыйммәтләренең роле” — «Роль и значение исламских традиций и ценностей для социализации молодежи в условиях Сибири» дип аталган конференция уздырыла.
Татарстан мөфтие “Исламда традицияләр һәм яңалыклар: җәмгыять, мәдәният, шәхес» дигән темага чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.