Главная  →  Новости  →  МӨФТИ «MAHALLAH 2.2″ДӘ КАТНАШУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
МӨФТИ «MAHALLAH 2.2″ДӘ КАТНАШУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе»ндә катнашучылар белән очрашты. Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы проектларның берсе буларак Коръәннең заманча татар теленә тәрҗемәсе эшләнүен, аның рус теленә тәрҗемәсенең дә әзер диярлек булуын, әлеге роектны коръәнхафизларның зур төркеме эшләвен билгеләп әйтте.
Мөфти тарихта татарлар арасында мәгърифәтчеләр, дини гыйлем ияләре күп булуын ассызыклап, болай диде: «Әбу Дабида булган китапларның берсендә “шәех Мәрҗаниның китабына, аның гыйлемлелегенә шаккаттым” дигән юллар бар. Анда автор бөек галим Казан китаплары турында сөйләп, “шул китапларны яңадан бастыручы кешеләр табылса икән, чөнки Казандагы басма китаплар Ислам дөньясы кулъязмаларына караганда да кыйммәтлерәк” ди. Гәрчә бабайларыбыз һәр битне аерым кургаш белән язсалар да, борынгы китапларда хаталар да юк диярлек. Без үзебезнең ата-бабаларыбыз белән горурланабыз – революциягә кадәр 30 мең төрле хезмәт чыгарылган. Тагын кем моның белән мактана ала, кайсы халык Коръәнне шулай тараткан?!”
Мөфти тарихка тукталып, 1918 нче елда бер төн эчендә шәехләрнең атып үтерелү вакыйгасын искә төшерде. “Әлхәмдүллилаһи, хафизлар да сакланды”, — дип, ул татарлар арасында элек-электән коръәнхафизлар булуын да билгеләп үтте. Аннары хәзрәт коръәнхафизлар арасында узачак бәйгегә тукталды: “Быел Коръән укучылар һәм хафиз ир-атлар арасында республикакүләм бәйгене Галиев мәчетендә, хатын-кызлар өчен Зәңгәр мәчеттә уздырырга ниятлибез. Беренче урынга лаек булучылар хаҗга барачак, икенче урынны алган кешеләргә гомрәгә юллама бирелә, өченче урынга бүләкне әле уйламадык”. Ул конкурсларның бары тик татар телендә генә алып барылачагын әйтте. Бәйгенең мөхтәсибәтләрдә, казыяттә турлары узган, кульминация ярышлары Казанда үткәреләчәк.
Болгар ислам академиясендә татар телендә лекцияләр булырмы, дигән сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Беренче чиратта, гарәп телендә булачак. Татар кафедрасы да булырга тиеш дип өметләнәбез”, — дип җавап бирде.
Казандагы эре сәүдә үзәкләрендә тәһарәтханәләр, намаз уку урыннары булмавына борчылып сорау бирүчеләр булды. Мөфти әйтүенчә, бу алардан тормый. “Сәүдә үзәкләренең хуҗалары моңа рөхсәт бирми. Әмма хафаланырлык урын юк, республикада мәчетләр саны җитәрлек, шулай булгач намаз укырлык урыннар бар”, — диде.