Главная  →  Новости  →  МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ: «ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨТЕН ПРОБЛЕМАСЫ ҮЗЕНӘ БӘЙЛЕ»
МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ: «ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨТЕН ПРОБЛЕМАСЫ ҮЗЕНӘ БӘЙЛЕ»

10103-INNERRESIZED600-600-kamil4

Киләсе елда Октябрь инкыйлабына йөз ел тула. Сезнең – дин әһеле күзлеген­нән караганда революция иле­безгә, җәмгыятебезгә нинди үзгә­реш­ләр алып килде? Без аннан нинди сабаклар алырга тиеш?

– Билгеле, аннан сабак алырга кирәк. Дөрес, 2017 ел безнең өчен Галимҗан хәзрәт Баруди­ның мөфти итеп сайлануы белән дә истәлекле. Өммәттәшләребез беренче мәртәбә үз ихтыярлары белән сайлап куйган мөфти ул. Киләсе елда аның юбилее булачак. Тууына 160 ел тулачак. Моны да онытмаска кирәк. Начары гына түгел, яхшысы да булган, ди­мәк. Инде инкыйлабка килгән­дә, бер шәех турындагы хикәят искә төшә. Ул бер вәгазендә, сүз арасында, мин беркайчан да фил баласының итен ашамаячакмын, дип кыстырган. Нәрсә өчен шулай әйткәндер: шәкертләре аңла­маган. Бер заман әлеге шәех фикердәшләре, шәкертләре бе­лән сәфәргә урманга бара. Алар монда  адаша, ничек кайтырга белми аптырый. Ризык та, су да бетә. Үләрлек дәрәҗәгә төшмә­сәләр дә, бик читен хәлдә калалар. Шул чакта боларга бер фил баласы очрый. Аны суеп пеше­рәләр, ашыйлар. Итен шәехкә дә тәкъдим итәләр.

– Раббыма бер сүз биргән идем, беркайчан да фил баласы итен ашамаячакмын дип әйткән идем, – диеп, ул баш тарта. Ястү на­мазыннан соң, болар йокларга ята. Шәехнең йокысы килми. Бө­тенесе йокыга тала. Шул чак тау шикелле бер фил килеп җитә. Ба­ласының исеннән, эзеннән кил­гән ана фил икән бу. Борыны бе­лән биредәге кешеләрнең авызын иснәп чыга. Кемнең авызыннан фил исе килә, һәрберсен тап­тап-изеп үтерә, теге дөньяга олактыра. Шәех бу манзараны куркып, гаҗәпләнеп карап тора. Теге кешеләр, баласына кул салып, ана филне үзләре чакырган булып чыга бит. Ана фил үз чиратында шәехне дә исни, анда ит исе юк. Шуннан ул җиргә чүгәләп, сыртына шәехне утыртып, хөр­мәт йөзеннән, ачлыктан үл­мәсен дип, аны кешеләр яшәгән җиргә илтеп куя. Хәзер без кризис дип әйтәбез, афәт килде дибез. Менә шулай ана филне дәш­кәндәй, рибага кереп, хәрам ашап, гөнаһлы га­мәлләр кылып, без аны үзебез чакырабыз. Илле, йөз ел эшли торган фирмалар була. Процентка, хәрамгә керәләр дә бөл­ген­леккә төшәләр. Ана фил килә дә боларны “изеп-таптап” китә. Риба, хә­рам аша­гансың икән, син­нән “фил исе” килә. Сиңа хаҗ фарыз булган, тик син акчаң булып та бар­ма­ган­сың… Калдырган на­маз­ла­рың, зина исе килә икән, башыңа афәт тә төшә. Ягъни бө­тен проблемаларны без үзебез чакырабыз. 1917 елдан да безгә сабак алырга кирәк. Без бит таркаулыкка төш­тек, җәдит­че­ләргә, кадим­челәргә бүленеп, тарткалаша башладык. Татар хал­кының бөтен проблемасы үзенә бәйле. Телебез, го­реф-гадәт­ләребез оны­тылса, динебез дә җуелыр.

Динебезне тотыйк, телебезне сак­лыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз бу. Шәригатебезне бозсак, фәхе­ш­лек­кә, аракы диң­гезенә төшсәк, ана филне чакыргандай булачакбыз. Әлеге хик­мәтле хи­кәятнең төп мәгънәсе шунда: кеше үзен чикли белергә тиеш. Раббыбыз, Коръән иңдереп, безгә шул чикне күрсәткән.

(Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Ршәит Минһаҗга биргән интервьюсыннан)