Главная  →  Новости  →  МӨФТИ Г. ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ИЯ БУЛГАН ХАРИС ХӘЗРӘТ САЛИХОВНЫ КОТЛАДЫ
МӨФТИ Г. ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ИЯ БУЛГАН ХАРИС ХӘЗРӘТ САЛИХОВНЫ КОТЛАДЫ

Харис хәзрәт

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңеннан, Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган тантаналы чарада катнашты.

Кичәнең кульминацион ноктасы — Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителү. Өченче ел рәттән әлеге тантана концерт программасы эчендә башкарыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең матур традициягә әверелүен искәртеп, әлеге көнне зур кунаклар кабул итүебезне билгеләп узды һәм бәйрәм белән котлап, быелгы лауреатларга Дәүләт бүләген тапшырды.

Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләген «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы,  танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Харис хәзрәт Салихов алды: “Миңа 90 яшь. Үземнең беренче китабымны 50 ел элек язган идем. Бар гомеремне дин тәгълиматы алгарышына багышладым”, — диде.

Чарадан соң Татарстан мөфтие Харис хәзрәтне әлеге олуг бүләккә ия булуы белән ихластан котлады һәм озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат үзәге.