Главная  →  Новости  →  МӨФТИ ҺӘМ АНЫҢ УРЫНБАСАРЫ БАЛТАЧКА СӘФӘР КЫЛДЫ
МӨФТИ ҺӘМ АНЫҢ УРЫНБАСАРЫ БАЛТАЧКА СӘФӘР КЫЛДЫ

БалтачтаБалтачта1Балтачта2Балтачта3

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кылды.  Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да барды.

Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланды. Бүгенге көндә биредә башлангыч мәктәп бинасын пансионат итеп реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат аз керемле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге 40 лап малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта  бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.

Балтачның үзәк мәчетендә мөхтәсибәт имамнарының җыелышы узды. Баш казый, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышында: “Соңгы дүрт елда дини эшләребез уңай барды. Минем уйлавымча, нәзарәтләрнең төп вазыйфасы ул — урыннардагы  мәхәлләләргә  дин эшен алып барырга мөмкинлек тудыру.  Аллага шөкер, бүген бөтен мөмкинлекләр бар. Мәдрәсәбездә 200 дән артык шәкерт укый. Авылларда укулар алып барыла. Мәчет төзелешләре дә бара. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә, шөкер итегез, шөкер итсәгез нигъмәтләремне  арттырып бирермен, ди. Бүгенге көндә тыныч кына дини эшләребезне алып баруга мин бик сөенәм”, — дип сөйләде.

Аннары ул нәзарәт тарафыннан дини эшләрдә актив катнашучы яшьләргә грантлар тапшырылуына рәхмәтен белдерде. Үз чиратында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин авыл имамнарына динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүләре өчен Аллаһының рәхмәте булсын дип теләде.  Аннары күп еллар дәвамында динебезгә хезмәт иткән хәзрәтләргә нәзарәтнең һәм мөхтәсибәтнең бүләкләрен тапшырды.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән 20 еллап авыл имамы булган, 90 яшен каршылаучы Шамил Гариф улы Гарипов бүләкләнде, дип хәбәр итә dumrt.ru сайты.