Главная  →  Новости  →  МӨБАРӘК РӘҖӘП АЕНА АЯК БАСТЫК
МӨБАРӘК РӘҖӘП АЕНА АЯК БАСТЫК

раҗәб

Рәҗәп аеның мөбарәк кичәләре 

Рәҗәп – Аллаһы Тәгалә кан коюларны, низагларны тыйган дүрт айның берсе. Бүген 29 мартта шушы мөбарәк айга аяк бастык. Хәрам айларда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән.

Рәҗәп аенда кылган изге гамәл–гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, “Ихлас” сурәсен ешрак уку – күркәм гадәт.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә – Рәгаиб кичәсендә уяу булырга киңәш иткән. Рәгаиб кичәсе–сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әтисе Габдулла белән әнисе Ваһап кызы Әминәнең никахлашкан көне.

Рәҗәп ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул – Мигъраҗ кичәсе, рәҗәп аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичтә була торган кичә. “Мигъраҗ” күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышында олуг могҗиза булып санала. Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәннәт, җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһы Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) өч бүләк тапшыра:

биш вакыт намаз фарыз кылына;

“Бәкара” сүрәсенең ахыргы 285-286 нчы аятьләре бирелә;

Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Рәҗәп аенда укыла торган дога

Аллааһуммә бәәрик ләнәә фии раҗәбә үә шәгъбәәнә үә бәллигънә рамәдаанә (Әй, Аллаһым, рәҗәп һәм шәгъбан аен безнең өчен бәрәкәтле кыл һәм рамазан аена ирештер).

«Мөселманнар»