Главная  →  Статьи  →  МӘРҖАНИНЕҢ ХАҖ СӘФӘРЕ
МӘРҖАНИНЕҢ ХАҖ СӘФӘРЕ

хаҗга дөядә
Хәзерлек. Васыятьнамәсе. Сәфәр. Нижний. Истанбул. Измир. Мисыр. Мәдинә. Мәккә. Хаҗдан кайту.
Мәрҗани хәзрәтләре, хаҗ сәфәренә ният иткәннән соң, 1297 ел, рәҗәб 7сендә/1880 ел, июнь Зсендә Ка­зан губернаторына гариза биреп, хаҗ сәфәренә рөх­сәт сораган. Ике айдан соң рөхсәт язуы алган. Шул арада сәфәр хәзерлекләре күрә башлаган. Үзенең икътисади эшләрен карауны һәм үзенә васый (васы­ятьне кабул итүче) Садыйк бине Сафа Галикәй илә, үзенең карендәше Габделвәли бине Габделбасыйрга тапшырып васыятьнамә язган. Васыятьнамә ошбу: Бисмилләһир-рәхманир-рәхим. Мин, Аллаһының зә­гыйфь колы, мелла Шиһабеддин бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани, бәдәнем сәламәт, гакылым камил вә сәламәт вакытында васыять кылып әйтәмен. Кайчан мин фәкыйрьгә әҗәл ирешсә, варисларым минем васыятьләремне тулаем үтәрләр вә моннан алда да язылган васыятьнамәлә­рем берлә һәм бу васыятьнамәм сыйдырган кадәрен­чә гамәл итеп үтәләдер. Вә тагын гадел шаһитлар хо­зурында икърар итәмен, минем исемемдә алтмыш ике мең җиде йөз сиксән дүртенче номерда Вольский банкысына салган бер мең ике йөз илле тәңкәлек билет ике углым вә бер кызым: Мөхәммәд, Мәхмүд вә Хаува милкедер. Бишкә бүленеп, ирләргә ике өлеш­тән, кызга бер өлештер. Вә тагын алтмыш ике мең җиде йөз сиксән алтынчы номерда дүрт меңлек би­лет җәмәгатем Бибифатыйма бинте әл-Хөсәен милке­дер. Вә тагын үз милкем булучы барлык китапла­рымны үз балаларыма вәкыф иттем, алар бер дә са­тылмаслар. Кулланып файдаланудан башка урында тотылмас. Файдалана торган ышанычлы кешегә дө­рес документ берлә аз вакытка алып торырга бире­леп торылыр. Алла сакласын, үз нәселем киселсә, туганнарыма вә балаларына шул юл белән вәкыф бу­лыр. Бу китапларның һәркайсына исемем белән би­зәлгән, «балаларыма вәкыф» дип яздырган мөһерем басылыр вә җентекләп дәфтәрдә исемнәре илә язы­лып, саннар берлә билгеләнер.
Вә тагын шкафымда булган барлык шкаф әсба­бым, касә вә чынаяк вә чәйнек һәм табаклар, күбесе үз бабаларымнан калган төсләре дип хөрмәтләп сак­ланган нәрсәләр булганы өчен ул нәрсәләр беркайчан да сатылмасын, кешегә бирелмәсен. Балалар вәкыфы булып, балаларым вә хатыным үзләре тагын шулай калдырырлар. Бу нәрсәләр вә югарыда әйтелеп үтел­гән акчалардан башка банкта вә башка урында бул­сын. Акчалар һәммәсе үз хезмәтем берлә тапкан милкемдер. Акчадан ике углыма икешәр мең, ике кызыма берәр мең тәңкә, тагын хатыныма тиешле мирас өлеше бирелеп, әйберләрдән гайре, Аллаһ хө­кеме һәм Мөхәммәд шәригатенә муафыйк булганча бүленеп, шәригатькә каршы бер эш кылынмас. Бу васыятьләремне үз кулым илә язып, шәригатьчә үтәү һәм башкаруга йөкләдем газизләрем Казан сәү­дәгәре Мөхәммәдсадыйк бине Сафа вә Казан өязе Ашыт авылының Габделвәли бине Габделбасыйрны. Дәлил итеп исемем язылган мөһеремне бастым (түгә­рәк мөһердә язу: «Шиһабеддин бине Баһаведдин әл- Мәрҗани»). Шәгъбанның 5 нче көне, 1297 / 13 июль, 1880 ел. Мин, фәкыйрь Шиһабеддин бине Ба-һаведдин әл-Мәрҗани. Шаһит булып кулым куйдым: Борһанеддин бине Габдеррәхим. Казан сәүдәгәре Зәй­нулла бине Госман. Чуаш Иле авылында имам Габ­делвәли бине Мөхәммәдрәхим».
Мәхәллә эшләрен карауны үзенең шәкерте вә Пе­чән базары мәхәлләсендә имам булган мелла Хуҗа Әхмәд бине Мозаффарга тапшырган. Биш вакыт на­мазда имамлыкны шәкерте мелла Борһанеддин бине Габдеррәхим әш-Шәбкәвигә тапшырган. Үзенә юлда кирәк булган киемнәрне вә даруларны хәзерләткән.
Үзе илә бергә Коръән, «Бабирийә», «Тарихе Әбел-газый», «Сөбател-гаҗизин», «Мәҗмәгыль-әдәб», «Фәзаилеш-шөһур», «Мөхтәсар» китаплары һәм үзе­нең басылган әсәрләреннән «Нәзурә», «Хаккыль-мәгърифәти», «Фәуаиде мөһиммә», «Мөнтәхәбел-ва-фийә» китапларыннан нөсхәләр алган.
1297 елның рамазан 17дә / 1880 елның август 11 дә иртәнге намаздан соң хаҗ нияте илә сәфәргә чыкканнар. Сәфәргә чыкканда Мәрҗанинең янында бер мең дүрт йөз сум акчасы булган. Әүвәл «Вольс­кий» пароходы илә Нижнийгә барганнар. Нижнийдә зур базар (ярминкә) вакыты булып, анда Мәрҗани ике көн торган. Андагы сәүдәгәрләр Мәрҗанине их­тирам иткәннәр. Үзенә өч йөз сум кадәр акча бүләк иткәннәр.
Нижнийдән тимер юл берлә Одессага сәфәр иткән­нәр. Мәрҗани юлда Мәскәү, Курск, Киев шәһәрлә­рендә булганын, алар арасындагы чакрым микъдар­ларын вә ничә сәгать барганнарын яза, башка хати­рәләрен теркәмәгән.
Одессада ике көн торып, паспортларын теркәтеп, Истанбулга сәфәр иткәннәр. Анда унике көн торган (Истанбул газеталары Мәрҗани хәзрәтләре хакында язганнар). Ошбу вакытта Истанбулның могтәбәр җамигъ мәчетләреннән булган «Солтан Сөләйман», «Солтан Фатих», «Солтан Сәлим», «Әййа Суфыййә», «Нуры Госмани», «Солтан Баязид», «Әбү Әйү Әл-Әнсари» җамигъларын зийарәт иткән. «Хиркатис-сәгадә» дип мәшһүр булган мәчеттә Рәсүлуллаһе (салаллаһу га-ләйһи вәсәлләмнән) калып, бу көнгә кадәр сакланган изге хиркане (өс киемен) зийарәт кылган. «Нуре Гос­мани» янында казандылар өчен алыначак тәкийәне (дини бина) барып караган. Истанбулның танылган китапханәләреннән берничәсенә барып вә китаплар укып, үзенә әһәмиятле булган кайбер нәрсәләрне кү­череп алган. «Баязид» («Хәмидия») китапханәсенә үзенең янында булган әсәрләреннән нөсхәләр бүләк иткән.
Мәрҗани Истанбулда вакытында гыйльми вә сәя­си булган байтак кешеләр илә күрешкән. Ул вакытта шәйхел-ислам (мөфти) булган Әхмәд Әсгадь әфәнде, юстиция министры, тарихчы Җәүдәт паша, тышкы эшләр министры Гасыйм пашалар илә күрешеп, бо­лар илә гүзәл әңгәмәләр корып утырганын яза. Лә­кин ошбу олуг затлар илә ниләр сөйләшкән, ниләр ишеткән, ниләр сөйләшергә уйлап барган? Бу мөнә­сәбәтләрдә һичнәрсә язмый. Фәкать Җәүдәт пашага үзенең китапларын бүләк иткәнен, Җәүдәт паша үзе дә китаплар биргәнен яза. Шәйхел-ислам исә Мәрҗа­нине тәкъдир итеп, әгәр дә Мәрҗани берничә көн Истанбулда калса, Солтан Габделхәмид хәзрәтләренә сөйләп, хөкүмәт пароходы илә Җиддәгә озаттырмак-чы булганын яза.
Мәрҗани болардан башка мәшһүр кешеләр илә булган кара-каршы сөйләшеп утырулары хакында ошбу сүзләрне яза: «Нәкыйбел-әшраф сәйед Сөләй­ман әл-Бәгъдади янына кердем. Яшь кеше, ачык йөзле, ягымлы вә әдәпле кеше икән. Гарәп, төрки, фарсы телләре илә матур һәм килешле итеп сөйли. Сүзгә оста зат икән. Моның янында дәрвиш бине Иб­раһим әл-Кәрди әл-Бәгъдади илә күрешеп таныш­тык».
«Сәйед Фазыл бине Голуви бине Мөхәммәд бине Сәһел әл-Хәзәри әш-Шафигый йортына бардым. Үзе солтан Габделхәмид янында булганлыктан, безне уг-лы кабул итте. Бу мәҗлестә сәйед Габделкадыйр әл-Җәзаиринең углы да бар иде. Бераз вакыт үткәч, сә­йед Фазыл хәзрәтләре дә кайтып килде. Күркәм мәҗлес, гүзәл сөйләшеп утыру булды».
«Сәед Гаун бине Мөхәммәд бине Гаун хәзрәтләре илә очраштым. Бераз сөйләшкәннән соң, янына ча­кырып утыртып, минем илә гарәпчә сөйләште. Ара­бызда күп сүзләр булды. Файдалы вә ләззәтле мәҗ­лес булды. Сәйед Гаун хәзрәтләре тарих, география вә һәртөрле фәннәрдән хәбәрдар галим, инсафлы бер зат икән. «Нәзурәтел-хак» исемле әсәребез барлыгын ишетеп, укырга теләге туганын сөйләде. Вилайәте-бездә көн, төн, кояш чыгу, кояш бату, ураза вә на­мазлар хакында сорашты. Мәмләкәтебезнең шәкерт­ләре, галимнәре, вә гомумән мөселманнары хакында сорашты. Мин дә арабызда булган гыйлемнең югары дәрәҗәсе, дәрес рәвешләре хакында мәгълүмат бир­дем. Нөнәр гыйлемнәренең азлыгын, булганнары да кагыйдәсез вә тәртипсез булганына хәсрәтләнеп аң­латтым.
«Соңыннан сүзне минем китапларга күчереп: «Сез үзегез төрки, халкыгыз да төрки, алар өчен язылган китапларның да төрки телендә булуы тиеш иде. Сезләр әсәрләрегезне ни өчен гарәпчә язасыз?» — диде. Җавабымда: «Гарәп телен галимнәребез вә шәкертлә­ребез беләләр. Китапларыбыз башка өлкәләргә китсә дә, бәлки укучылар булыр. Төркичә язылса, башка җирләрдә файдаланмаслар», — дидем. Бу сүзебезне урынлы күреп: «Дөрес, гарәп теле уртак телдер», -диде. Чыгарга рөхсәт сораганыма: «Бу сөйләшеп утырудан туймадым. Әңгәмәбез аз булды. Хиҗаздан кайтуыгызда кабат күрешербез, килегез», — диде. Соңыннан мин: «Гасре сәгадәттән ерак калган булсак та, әлхәмдүлилләһи, пәйгамбәр нәселен күреп мәҗ­лестәш булу безгә дә насыйп булды», — дигәнемә шатланды. Чыкканда урыныннан торып, бераз озат­ты. Аерылганда кулын тотып үптем, ул да минем кулымны үпте. Бу заттан тәэсирләнеп аерылдым. Әсәрләремнән берәр нөсхә бүләк иттем».
Мәрҗани Истанбулда вакытында сугыш зирәһлеләрен (хәрби корабльләрне) барып күрүе хакында ошбу сүзләрне яза: «Солтан Сәлим» мәчетенең ха-тыйбе илә диңгез гаскәрләрен барып карадык. Диң­гез гаскәрендә булган меңбашы Гариф бәк һәр кат, һәр бүлмә вә һәр җиһазларын вә нинди кыяфәттә куллануларын күрсәтеп, җентекләп аңлатты. Аннан соң кофе илә сыйлады. Шаһларча озатты. Гариф бәк безне озатканда гаскәрләргә «Сәлям тор!» дип әйтте. Алар мылтыкларын күтәреп, саф булып безне хөр­мәт итеп озатып калдылар».
«Ошбу броненосец Англиядә эшләнеп, бәясе, ко­рал вә җиһазларыннан башка дүрт миллион биш йөз мең сум хакында, имеш.
Моның сыйфатын гакыл аңлаудан, тел аңлатудан гаҗиз. Озынлыгы 444 адым, киңлеге 59 адым, ти­рәнлеге 40 адым булып, 12 данә зур туплары бар. Үзе 1200 ат куәтендә булып, меңнән артыграк кеше­не күтәрә икән».
Мәрҗани хәзрәтләре моннан тыш Истанбулның акча хисапларын, анда вакытында ишеткән китап­ларны, вафаты турында хәбәр алган мәшһүр затлар­ны, кайберләренең кыскача тәрҗемәи хәлләрен, Ис­танбулның мәшһүр мөдәррисләре исемнәрен, олуг мәчетләрдән «Әййа Суфыййә», «Солтан Фатих», «Солтан Сөләйман» мәчетләренең аркылы вә буйла­рының үлчәмнәрен, мәчет диварларына язылган кай­бер аятьләрен, шигырьләрне дә язып алган. Истан-булда яшәүче татарлардан байтак кешеләрдә кунак булган.
Мәрҗани, гомумән, Истанбулда вакытларыннан шат булган. Анда баргач күңеле күтәрелеп, яңа рух кереп, байтак тәэсирләр алган. Шатлыгыннан күңеле тулган вакытлары да байтак булган. Үзе дә: «Имин­лектәге мөселман гаскәренең көче, солтанның бөек­лек илә чыгуы, ислам бөеклеген күрү, хәрби кораб­ны карау, «Хиркаи сәгадәт» һәм Әбү Әйүб әл-Әнсари зийарәтләре миңа зур тәэсир иттеләр. Күңелем тулып еладым», — дигән.
Истанбул галимнәре дә Мәрҗанине ихтирам итеп, аны яратып калганнар. Истанбулда вакытыбызда берничә китап язулары илә мәшһүр мөдәррисләрдән Исмәгыйль Хаккый хәзрәтләре: «Мәрҗани миңа зур хатирә калдырды. Ул зур галим вә чын зат иде. Аның китапларыннан һәрвакыт файдаланабыз. Яңа сүзләр, яңа фикерләр күрәбез», — дип сөйләде. Мәшһүр мөдәррис вә әдипләрдән шәйех Халис хәз­рәтләре: «Мәрҗани гаять туры сүзле, зур галимдер. Мәрҗанинең теленнән вә каләменнән ялкын чыга. Мәрҗани борынгылардан Ибне Хәзем кебидер. Әгәр дә Мәрҗани сәламәт булса, махсус аны күреп, сөйлә­шеп кайтыр өчен Русиягә сәяхәт итәр идем», — дип сөйләде.
Мәрҗани, Истанбулда 12 көн торганнан соң, туры Искәндәриягә билет алып пароходка утырган. Паро­ходта икенче класска утырып барганнар, ашау-эчү дә пароход идарәсе тарафыннан бирелгән. Мәрҗани­нең юлдашы Зәйнулла хаҗи һәр нәрсәне белергә, тикшерергә сөючән бер кеше булганлыктан, ашханә­гә төшеп карап йөргән. Мәрҗани янына килгәч: «Та­вык бугазлый торган урыннарны карап йөрдем. Анда
тавыкны бугазламыйлар, бәлки муеныннан чабып кына өзәләр дә ташлыйлар. Шулай җаны чыга икән», — дигән. Аңарга каршы Мәрҗанинең азрак кәефе киткән төсле булып: «Аларны тикшереп йө­рергә сиңа чурт кушканмы?» — дигән дә шуннан соң тавык ите ашаудан сакланган.
Юлда Кәлибули, Чынак Кальга, Мәдәллидән үтеп, Измир шәһәрендә бер көн туктаганнар. Мәрҗани ип­тәшләре илә пароходтан чыгып Измирне караганнар. Җомга көн булу мөнәсәбәте илә бер мәчеткә барып җомга укыганнар. Мәрҗани Измир хакында ошбу сүзләрне яза: «Измир шәһәренә чыгып йөрдек. Юын­ган таш җәелгән гүзәл пристане, бик яхшы мөсафир­ханәләре, гүзәл кибетләре, зиннәтле сәүдәханәләре, машиналы фабрик вә заводлары бар. Урамнарда трамвай йөри, урамнарга таш түшәлгән булса да, күбрәк урамнары тар икән. Һәртөрле халык күп бу­лып, урам вә базарлары кайнап тора. Мәчет-мәдрәсә вә яхшы биналары да күптер. Монда безнең татар карендәшләребез дә бар икән. Кайберләре илә сөй­ләштек. Безгә Измирне күрсәттеләр. Җомга алдын­нан мәчеткә бардык. Шунда бер Коръән күреп, бер өлешен укыдым. Бу Коръән гүзәл язулы булса да, укыганда тын алу өчен туктаулар вә язулар игъти­барсыз язылган. Ике җирдә ялгышы бар иде, аларны төзәттем. Аннан соң бер адәм «Кәһәф» сүрәсен укыды. Тын алу өчен туктауларга игътибарсыз, хә­рефне сузып укулар да чамадан тыш булса да, тавы­шы яхшы иде. Соңыннан азан укылды. Манара аза­ны илә минбәр азаны арасында ун минут булды. Вә­газь сөйләүче кулына һич нәрсә тотмыйча вәгазь укыды. Вәгазендә шөкер итүне кабатламаса да, «Тәшәһһөд» дип бабалардан мирас итеп алганга каршы рәвештә укыды. Җомгадан соң Коръән укылмады».
Мәрҗани бик дикъкатьле кеше. Ул һәр нәрсәгә дикъкать вә тигез үлчәүлелек күзе илә карый. Аның иҗтимагый җәһәтен дини гыйлемнәре җиңгәнлек­тән, сөннәт вә яңа гадәтләргә зур әһәмият бирә, ха­лыкларның гыйбадәт рәвешләрен язып китә. Бигрәк тә безнең халыктагыга каршы бер нәрсә күрсә, аңа игътибар итә. Измир мәчетендә җомгада ике азан арасында ун минутка кадәр торуларын яхшы дип са­нап, бездә манара азаны илә минбәр азаны арасында­гы вакытны бик аз вә кыска калдыруларын ярат­мый. Җомгадан вә башка намазлардан соң Коръән укылмаганны берничә урыннарда игътибар итә. Мо­ны үзе кабат яза. Бездә исә икенде вә ахшамнан башка намазлардан соң Коръән уку гадәт булган.
Мәрҗани «Тәшәһһөд» укуларын берничә урыннар­да язып китә. Моны язуның сәбәбе шулдыр ки, Мәр­җани вакытында татар галимнәре арасында ошбу мәсьәләләрдә байтак үзара килешмәүчелек бар иде. һәр җирдә «әлхәмдүлиллаһ», «әлхәмдүлиллаһ» диеп шөкер итүне кабатлап керешәләр. Мәрҗани исә, бо­лар борынгы кешеләрнең гадәтенә каршы дип аңла­тып, дәлилләр вә риваятьләр яза. «Әл-бәркыль вамиз» китабының берничә сәхифәсен дә бу мәсьәләгә багышлаган.
Мәрҗани Измирдән Искәндәриягә барып, анда өч көн торып, шәһәрнең төрле урыннарын күреп йөр­гән. Искәндәрия шәһәре Мәрҗанигә бик ошаган. Аның урамнарының киңлеге вә турылыгы, дүрт поч­маклы матур таш җәелгәнлеге, яшәү вә тормыш өчен кирәк нәрсәләренең җитешлеге, халыкның һәр җирдә рухлы булып кайнап торуы Мәрҗанинең игъ­тибарын җәлеп иткән.
Мәрҗани зиратлар хакында яза: «Искәндәриядә имам Бусайри («Касыйдәи бәрдә» авторы) илә Ибне Хаҗиб (нәхүдән «Кафийә» авторы) зиратында бул­дык. Бу шәһәрдә Данийал (галәйһиссәлам), Локман Хәким, Искәндәр, Сәгыйдь бине Әбү Вакъкас, вә Җабир каберләре дип гади халык күрергә барып йөриләр. Ләкин болар һәркайсы дөреслеккә хилаф. Алар икенче урыннарда вафат булганнар».
Искәндәриядән тимер юл илә Мисырга барып, ан­да үзенең шәкерте Кәмал карый бүлмәсенә төшеп, өч көн торган. Кәмал карый Мисырның күрергә тиешле булган танылган урыннарын күрсәтеп йөргән. Аның илә бер көн Мисырның иң иске тарихи истәлеклә­реннән — фиргавеннәрдән калган пирамидаларны ка­рарга барганнар. Кайберләренең эчләренә кереп ка­раганнар. Пирамидалардан кайтканда гаскәрләргә булган махсус зур йорт вә бакчаларны караганнар. Мисырның зур галимнәреннән булган Мәхмүд бәк Фәләкигә кереп кунак булганнар. Мәхмүд Фәләки Мәрҗанинең кайбер әсәрләрен укыганлыктан, аңа ихлас вә ихтирам белән кунак иткән, вә берничә көн үзенең йортында калып кунак булуны сораган. Мәр­җани исә рәхмәт белдереп вә гафу үтенеп аерылган. Аннан соң Мисырның мәшһүр мәчетләрен, кайбер мәдрәсәләрен вә китапханәләрен күреп йөргән. Үзе өчен кирәк китапларны сатып алган.
Мәрҗани Мисыр вә Искәндәриядә Мөхәммәд Гали паша, Ибраһим пашаларның урамга куелган зур су­рәт вә һәйкәлләренә игътибар итеп язып алган.
Мисырда вакытында бер көн исламга күп хезмәт иткән мәшһүр галимнәрнең зиратларына барганнар. Мәрҗани яза: «Мөхәммәд Гали паша, Ибраһим па­ша, Әхмәд Фарикъ вә Турсун пашаларның каберлә­рен барып күрдем. Бөек сәйедләрдән кайбер затлар­ның, изге вә сәйедзадәләрдән кайберләренең, хатын­нардан сәйидә Сәкинә, сәйидә Нәфисәнең каберләрен барып күрдем. Галимнәрдән имам Шафигый хәзрәт­ләрен, Шәйхе Шатыйбый хәзрәтләрен, аннан соң Иб­не Дәкыйкъ вә Ибне Гата әл-Искәндәрани, вә аннан бер якта Кәмаледдин ибне әл-Нөммам әл-Мөхаккакъ (рәхмәтуллаһи галәйһи) хәзрәтләрен барып күрдек. Мөхаккакъ ибне әл-һөммамның язулы ташы, кечерәк иске кабер өстендәге төрбәсе булса да, як-яклары җимеректер. Аннан китеп имам Кәбир Ләйс бине Сә­гыйдь әл-Мисрыйны барып күрдек. Ошбу кабер Ләйс бине Сәгыйдьнеке булуы дөрестер. Әмма кайбер Бохара вә Казан якларыннан килгән наданнар факыйһ Әбелләйс әс-Сәмәрканди дип кайталар. Болар, шик­сез, хата әйтәләр. Ул факыйһ Әбелләйс 370 елда Бәлхтә вафат булды».
Бу язганнарыннан күренәдер ки, каберләрен ба­рып күргән кешеләрдән Мәрҗанинең иң күп игъти­бар итеп кабер ташларын язып алганы Ибне әл-Һөм-мам хәзрәтләренең кабере. Бу зат хәнәфия мәзһәбен­дәге галимнәренең иң зур факыйһ вә мөхәддисләрен-нән. Ислам фикъһндә булган «Фәтхел-кадыйр» исем­ле китабы иң яхшы дип табылган әсәрләрдән булып, Мәрҗани карашынча да иң ышанычлы китап. Үзе­нең шәкертләрен бу китапны укырга кызыктыра, го­меремдә «Һидайә» вә «Фәтхел-кадыйр» китапларын дүрт мәртәбә укып чыктым, дип сөйли икән. Ибне әл-Нөммам кабере янында озак торып караганнан соң: «Бу зат безнең остазыбыз. Бу кешенең китапла­рыннан бик күп файдаланабыз», — дип әйткән. Кә­мал карый монда өстәп ошбу сүзләрне сөйләде: «Кайбер урыннарны караганда Мисыр галимнәрен­нән дә бер-ике кеше бар иде. Мәрҗани аларга Ми­сырның төрле урыннары вә галимнәре хакында тари­хи мәгълүматлар сөйләп йөрде. Берничә кешенең ка­берләрен күрсәтүләренә бәйләп Мәрҗани: «Алар янында фәлән вә фәлән галимнәрнең дә кабере бу­лырга, шул тарафта фәлән исемле урын яки тау бу­лырга кирәк иде. Алар кайда?» — дип сорашып йөр­де. Янында йөргән кешеләр соңыннан: «Без Мисырда торып та белмәгән күп нәрсәләрне Мәрҗанидән ише­теп белдек», — дип сөйләделәр.
Мисырдан Сүәйескә тимер юл илә сәфәр иткәннәр. Мәрҗани юлда булган һәрбер станцияләр араларындагы ераклыкны, машинаның сәгатенә күпме йөр­гәннәрен яза барган. Гарәпчә язылып вагон эченә ябыштырылган, юлчылар өчен булган кагыйдәләрне тулысынча күчереп алган. Мисыр тимер юлындагы машиналарны Русиядәгедән тизрәк йөри, вагоннары да иркенрәк дип мактый.
Сүәйестән пароход илә Йәнбәгъкә барып, анда биш көн торганнар. Йәнбәгъкә ирешү беренче мәртә­бә Гарәбстанга аяк басу булганлыктан, Мәрҗанинең тагын да игътибары артып, гарәпләрнең һәр сүз вә гадәтләренә игътибар итеп, алар сөйләшкән кайбер сүзләрне, алардан ишеткән җимеш, җиһаз вә башка нәрсәләр хакындагы байтак сүзләрне һәм пароходта аш исемнәре язылган кәгазьне (прейскурантны) язып алган. Болар эчендә сүзлек китапларында кү­ренми торган яңа сүзләр дә байтак бар. Мәрҗани Йәнбәгъ хакында ошбу сүзләрне яза: «Йәнбәгътә төрле җирләрдән килгән байтак мосафирлар илә кү­решеп таныштык. Казаннан китеп Йәнбәгътә вафат булган хәйриячеләрдән хаҗи Хөсәен бине Йосыф­ның (Бу зат Казанда, Мәрҗани мәхәлләсенең тырыш бай­ларыннан булып, хаҗ сәфәрендә дә үз акчасы илә ике ке­шене хаҗга алып барган вә шул сәфәреннән кайтуда 1281/1864 елны вафат булган. Аның Мәрҗанигә дә зур ярдәмнәре булып, башлап Казанда йорт алырга киңәш би­реп, шул вакыт Мәрҗанигә берьюлы мең бер йөз сум акча бүләк иткәнен «Мөстәфадел-әхбар»да яза (2 җилд, 350 б.). Бу да аз акча түгел.) каберен сорашып барып күрдек. Коръән укып багышладык. Аллаһы Тәгалә кабул итеп, рухын шат кылсын. Йәнбәгътә чиркәе шәкертләре очрап сөй­ләштеләр һәм бер төркем иранлыларга очрадык. Иранлылар намаз укыганда кулларын колакларына кадәр күтәреп, кычкырып тәкбир илә кул баглап на­мазларда «Фатиха»дан һәм сүрәдән әүвәл кычкырып бисмилла әйтәләр. Мактау (сәна) укымыйлар, һәр ике рәкәгатьтә «Ихлас» сүрәсе укыйлар. Иелеп тор­ганда «Сөбхан Аллаһ» дип өч мәртәбә, сәҗдәдә «Сөб-ханә Рабилл-әгъля вә бихәмдиһи, Аллаһүммә салли галә Мүхәммәди вә ал иһи» дип әйтәләр. Сәҗдәдән торганда кулларын бераз күтәрәләр. Азан вә тәкбир әйтүләрен, сөннәт вә витер укыганнарын күрмәдем. Укулары сарт (үзбәк) укуы төреннән зәгыйфь булып, һәр аять башында укыганда тын алу өчен туктап то­ралар иде».
Мәрҗани ошбу сәфәрендә, байтак җирләрдә иран­лыларга очрап, алар илә сөйләшкәнен яза, аларның да хәлләренә әһәмият бирә. Моннан башка урыннар­да да аларны яклый, байтак татар галимнәре аларны кяфер дип атарга тырышуларын да, аларның да без­нең кеби мөселманнар икәнен исбат итәргә тырыша, гыйбадәтләре дә безнең гыйбадәт кеби булганын сәя­хәтнамәсенә дә язып куя. Китапларыннан бер нөсхә «Нәзурәтел-хак»ны шигый имамына бүләк иткәнен яза.
Йәнбәгътән Мәдинәгә дөя берлә барганнар. Мәр­җани яза: «Йәнбәгътә Рәшид, Гаид исемле кешеләр­не дөяләре берлә яллап Мәдинәгә киттек. Боларның дөяләре бер сәгатьтә мең өч йөз кырык адым атлый икән. Димәшкъ (Шам) кәрваны илә баруыбызда Димәшкъ дөяләренең мең өч йөз адым атлаганнарын санадым. Гарәпләрдән юлдагы кайбер агачларның вә авылларының исемнәрен сорап бардым. Юлда «Бәир Сәгыйдь» исемле урынга җиткәч авырдым. Дөя өс­тендә барганга кайбер намазларыбызны ишарә берлә укыдык. Йәнбәгъ берлә Мәдинә арасы бик тигез, ти­мер юл яки трамвай эшләтергә бик уңай икән. Юлда кәефсез булганлыктан, Мәдинәгә баргач, дүрт кеше ятак илә күтәреп кенә керделәр. Хәрәме шәрифкә дә ике көннән соң гына чыгып, «Рәүда-и моттаһара»да ике рәкәгать намаз укып, Рәсүлуллаһы (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) вә хәзрәти Әбүбәкер вә Гомәр вә хәзрәти Фатыйманы зийарәт кылдым. Бер җиргә утырып хәл җыйдым. Мәчеттә намаз укыганда сөн­нәтләрне утырып укыдым. Шуннан соң кәефем бераз яхшы булып, Мәдинәнең төрле урыннарын барып күрдек. Хәзрәти Рәсүл Мәдинәгә килгәндә иңгән Әбү Әйүб әл-Әнсари йортына кереп, намаз укып дога кылдык. Аннан соң хәзрәти Габбас, хәзрәти Хәмзә, хәзрәти Госман Габдеррәхман бине Гауф, Сәгыйдь бине Әбү Вәкъкас, мөэминнәр анасы хәзрәти Гайшә вә башкаларның каберенә бардык. Янә имам Малик зираты янында имам Нафигъ зираты дип күрсәтте­ләр. Ләкин бу халык ышануы. Ву кабер Нафигъ Мәүла Ибне Гомәрнеңдер. Шәйхе Шамилнең зиратын да күрсәттеләр. Мәдинәдә бер атна торганнан соң, мин фәкыйрь, ак җөббә, ак күлмәк-ыштан киеп, би­лемә яулык бәйләп «Хәҗәрәтес-сәгадәт»кә кереп, Рәсүлуллага (салаллаһу галәйһи вәсәлләм) сәлам би­реп дога кылып чыктым. Аның өстендә калын ефәк­тән бер чаршау, як-ягында шәмнәр бар иде. Бер көн «Коббә» мәчете зиратына бардык. Мәдинәдә шафигый, малики, хәнәфиләр җыелып укыйлар. Мин на­мазларымны төрле мәзһәб имамнары артында укы­дым. Мәдинәдә хәрәме шәрифкә хатыннар да катна­шалар. Мәчетнең бер ягында аларга махсус бер урын бар». Мәрҗани, Истанбул, Мисыр, Мәдинә, Мәккә кеби исламның иң зур шәһәрләрендә хатыннарның мәчеткә керүләренә игътибар итеп, сәяхәтнамәсендә берничә урыннарда язып китә. Аларның мәчеттә җә­мәгать намазларына, вәгазьләргә керүләре, Рәсүлулла вә изге сәхабәләр вакытыннан башланып килгән гадәт булганнан, Мәрҗани бу эшне бер дә гаҗәплән­мичә генә карый.
Мәдинә һәм анда күрешкән кешеләре хакында Мәрҗани ошбу сүзләрне яза: «Мәдинәи Мөнәүвәрә тигез урында, һәм таулары ташлы түгел, һавасы хуш, мөлаем. Мәдинәдә бик муллык, ашау-эчү нәрсәләре арзан, гранат (анар җимеше) вә хөрмәләре бик әйбәт. Бодай, арпа, ясмык кеби нәрсәләрне чәчеп үс­терәләр. Мәдинәдә байтак гыйлем кешеләре һәм мәд­рәсәләр бар. Мәдрәсәләрдән берничәсен без дә барып күрдек. Мәдинәдә булган хөрмәтле урыннарны, мө­барәк шәһидләр каберләрен йөреп карадык. Догалар кылдык. Мәдинәнең олуг шәхесләре илә күрешеп, сөйләшеп утырдык. Гыйлем алмашып файдаландык. Мәдинәдә шәйхел-ислам Хәсән Фәһими, шәйхе Мө-хәммәд Мозаһһар бине Әхмәд Сәгыйдь әл-Ь.инди, шә­ех Ахунҗан бине Габделһади әл-Бохари, шәйх Габ-делҗәлил әл-Мәдини, сәйед Габделкадыйр бине Әх­мәд әт-Траблиси, мөфти Мөхәммәд әр-Рубали, Киляр мәдрәсәсе әмине шәех Хәлил бине Ибраһим, мулла Зыяэддин әт-Тархани вә башкалар илә сөйләшеп утырдым. Шәех Мозаһһар хәзрәтләре җомгадан соң, изге кабергә каршы торып, минем өчен дога кыл­ды».
Болар арасыннан шәех Габделҗәлилнең кайбер шигырьләрен дә язып алган. Шәех Мозаһһарны ишанлык юлында кардәш булган шәехләреннән са­ный («Мокаддимә», 28 б.). Әдип мелла Зыяэддин Мәрҗанинең ихлас дусларыннан булып, аның ха­кында шигырьләре дә бар, Мәрҗанинең төрле китап­ларында исеме әйтелеп үтелгән. Шәйхел-ислам Хә­сән Фәһими хакында «Вафийәтел-әсляф»та ошбу сүз­ләрне яза: «Хәсән бине Госман Фәһими Теркиннең иң зур галимнәреннән, солтанның укытучысы, ике мәртәбә шәйхел-ислам булып торган, соңында Мәди­нәгә сөрелгән. Бу зат илә Мәдинәдә кабат күрешеп, мәҗлестәш булдым. Мәдинәдән Мәккәгә барганда икебез бертигез булып, юлда да сөйләшеп бардык, һәммә сүзләреннән күп китап укыганлыгы, һәр нәр­сәдән хәбәрдарлыгы күренеп тора иде. Бу затның ку­лына «Нәзурә», «Хикмәте бәлига», «Әлма-из-зәлял фи шәрхил-Җәлял» китаплары төшеп, бик яратып,
ләззәт илә укыган. Русия эчендә яшәүче татарлар арасында да никадәр зур галимнәр җитешкән, дип сөйләп йөргән. Татарның хаҗи вә галимнәреннән үзенә очраган кешеләрдән дә һәрвакыт сорашып тор­ган, ике арада хәбәрләшүләребез дә бар иде. Ошбу Хәсән Фәһими хәзрәтләре сиксән яшенә ирешеп, 1298/1881 елда вафат булды».
Мәдинәдән Мәккәгә сәфәре хакында Мәрҗани ош­бу сүзләрне яза: «Без Мәдинәдә вакытта Димәшкъ кәрваны килде. Аларны каршы алырга бөтен Мәдинә халкы вә Мәдинәдә булган гаскәрләр, һәм Мәдинә­нең хакиме Сафа паша да чыккан иде. Каршы алу мәҗлесе бик мәһабәт вә олуглык белән оештырылган иде. Гаскәрләр туплар атып, музыка уйнап каршы алдылар. Сафа паша илә күрештем. Хәзерләнгән мәҗлескә утырып, кофе белән сыйлады.
Ошбу Димәшкъ кәрваны илә бергә без дә Мәккәгә сәфәр иттек. Кәрванда хаҗ әмире Сәгыйдь паша иде. Кәрван илә байтак гаскәрләр булып, алар туктау -китү өчен һәм һәр намаз вакытлары өчен туп атып бардылар. Кичләрен каравыл тордылар.
Без Зөлхәлифә (Зөлхәлифә бу көндә «Бәир Гали» дип билгеледер) исемле урында ихрам кидек. Без­нең илә бертигез дамелла Фәхреддин ән-Норлатый, Ташбилге имамы мелла Әхмәдсафа, Бүздәк имамы мелла һидайәтулла һәм барча Иран хаҗилары их­рам киде. Мелла Фәхреддин, Мәдинәдә сөйләшкәндә, минем сүземне кабул иткәне юк иде. Ләкин гамәлдә безгә иярде.
Күпчелек кешеләр Зөлхәлифәдә ихрам киюне бө­тенләй туктатып тора, ул шафигый хаҗиларының хаҗ кылырга керешү урыны дип шикләнеп карый­лар. Мәдинә халкының күпчелеге димәшкълеләрнең ихрамга керү урыны булган Җихфә турысында Рабигъ исемле авылда ихрамга керәләр икән.
«Мәккә юлында бик күп авыл вә станцияләрдән үттек» (Мәрҗани бу станцияләр вә авылларның исемнәрен, ике арада ничә сәгать вә ничә минут бар­ганнарын, күпчелек авылларның төзеклекләрен яза барган. Без исә болардан кайберләрен кыскартып кына күчерәбез).
«Юлда Җәдидә исемле урыннан уздык. Анда бик күп хөрмә бакчалары бар. Бу авыл яныннан үткәндә, гаскәрләр җыелып, кулларына мылтык алып, музы­ка уйнап үттеләр. Ошбу көн бик кызу булды. Кап эчендә булган каты шәмнәр эреде. Тазлар тота алмаслык булып кызды.
Юлда Бәдергә җиттек. Бәдер диңгезгә якын бул­ганлыктан, гарәпләр балыклар китереп сатып йөрде­ләр. Бәдердән узгач, уң якта булган таулар бетте. Сул якта булганнары ерагайды. Аяк асты комлык булды. Җил илә диңгез һавасы килә иде.
Аннан соң Рабигъка җиттек. Ире вә хатын-кызы, барчасы кәрванга каршы чыкканнар иде. Гаскәр му­зыка уйнап, туп атып керде. Рабигъ зур авыл булып, гүзәл хөрмә бакчалары, яхшы таш йортлары вә база­ры бар. Мәдинә халкының күбесе монда ихрамга ке­рәләр.
«Бәир Гасфан»да (Гасфан коесы) булдык. Суы бик яхшы һәм күп икән. Гарәпләр, Рәсүлуллаһ (салалла-һу галәйһи вәсәлләм) төкергән кое, диләр.
«Фатыйма үзәне» исемле урынга җитүгә, күк күк­рәп, яшен яшьнәп, азрак яңгыр яуды. Мәккәгә иң якын соңгы тукталыш иде. Аннан китеп, Мәдинәдән чыкканнан 13енче көндә (7 Зөлхиҗҗәдә) Мәккәй Мөкәррәмә, Алла шәһәренең изге жире вә Ислам кыйбласына кердек.
«Мәккәгә баргач, иң элек тиешле булган хаҗ эш­ләрен вә гыйбадәтләрен үтәп, дүрт көннән соң, өчен­че Зөлхиҗҗәдә ихрамнан чыктык. Иран хаҗилары Гарәфәттә бездән бер көн артык торып, унберенче Зөлхиҗҗәдә ихрамнан чыктылар. Гарәфәт, Мөздәли-фә кеби урыннарда булганда, Шәриф Габделмоталлаб хәзрәтләре солтанәт вә мәһабәт йөрде. Барган урын­нарында туплар атылып, гаскәрләр уйнап каршы ал­дылар».
«Мәккәдә вакытыбызда мәшһүр урыннарны вә мәшһүр кешеләрнең каберләрен барып күрдек. Рәсү­луллаһ вә хәзрәти Гали вә хәзрәти Фатыйманың ту­ган урыннарын, хәзрәти Әбүбәкер вә хәзрәти Хәдичә йортларын, ислам диненең башында Рәсүлуллаһ тор­ган вә хәзрәти Гомәр ислам кабул иткән Әркам бине Әбел-Әркам йортларын барып күрдек. Бер көн кич ястүдән соң, Кәгъбәтулла эченә кереп, ике рәкәгать намаз укып, дога кылу бәхетенә ирештек. Кәгъбәнең багана вә диварларын карасам да, әдәплелек арка­сында түшәменә карый алмадым.
Мәккәй Мөкәррәмәдә голәма вә олуг шәхесләрдән байтак кешеләр илә күрешеп, кара-каршы сөйләшеп утырдык. Бер көн энем Садреддин, вә мелла Зыяэддин әт-Тархани вә башка берничә кеше илә бергә «Изһарел-хак» авторы шәйхе Рәхмәтулла бине Хә­лил әр-Рахман әл-Һинди хәзрәтләренә бардык. Бик шатлык вә разыйлык илә кабул итеп, байтак сөйлә­шеп утырды. Чәй илә сыйлады. Бик хуш мәҗлес булды. «Сәййди» сүзе илә дәшеп сөйләште. Үз әсәр­ләреннән бер нөсхә «Изаләтел-әүһам» һәм биш нөсхә «Изһарел-хак» китабы бүләк итте. Артык нөсхәләр­не лаеклыларына бүләк итәрсез, диде. Тагын да уты­рырга теләп, кичектереп торуны сораса да, безнең сә­фәр вакытыбыз якынлашу сәбәпле, рөхсәт сорап чыктык.
Мәккәдә вакытыбызда Мөхәммәд бине Әхмәд әл-Кунияви, «сезнең илә сөйләшеп утырырга омтыл­дым» дип, үзе эзләп килеп сөйләшеп утырды. Казан вә Бохара галимнәре вә башка хәлләр хакында күп нәрсә сорашты. Хәрәмәйндә хаҗ вакытында кичтән әүвәл шәм ян­дыралар. Бәйтуллаһта төн буенча яндырылып, иртә намазыннан соң гына сүндереләдер. Мәккәдә иртә намазын башта шафигыйлар, аннан соң маликилар, аннан соң хәнбәлиләр, соңыннан Хәнәфиләр укый­лар. Хәнбәлиләр бик аз. Мәккәдә генә иртә намазын үзләре җәмәгать булып укыйлар. Башка намазларда Хәнәфиләргә иярәләр. Маликиләр дә күбрәк намаз­ларны Хәнәфиләргә ияреп укыйлар. Маликиләр камәт сүзләрен берәр генә әйтеп, намазның аягүрә үтә­лә торган өлешендә кулларын җибәреп торалар. Ша­фигыйлар да камәт сүзләрен берәр генә әйтеп, күк­рәк астына кулларын куялар, тезләргә таянганда һәм тезләрдән күтәрелгәндә кулларын күтәрәләр, кычкырып укыла торган намазларда «бисмилла »ны кычкырып әйтәләр, иртә намазында икенче рәкәгатьтә тезләнүдән соң «Кунут» догасын кычкырып укыйлар. Иран халкының ничек намаз укулары үт­кәндә язылды».
Монда күренәдер ки, Мәрҗани хәзрәтләре Мәккә вә Мәдинә кеби исламның мәркәзе булган урында дүрт имамның аерым-аерым җәмәгать булып намаз укуларына, гыйбадәт рәвешләрендә дә бик аз гына аерма булуга игътибар иткән. Мәрҗани аларның ае­рылып укуларын яратмый, бөтен яклардан җыелган мөселманнар бергә җыелып, һәрвакыт бер имам ар­тында намаз укулары тиеш иде, дип сөйли торган булган.
Бу мөнәсәбәттә «Мокаддимә» китабында да ошбу сүзләрне яза: «Яңа гадәтләрдән бере Мәккә вә Мәди­нәдә дүрт мәзһәбкә дүрт мәкам булуыдыр. Бу эш һиҗрәттән 815 елда башланып, шуннан бирле дәвам итеп килә. Бу эш диндә шәригать кушкан җыелып уку вә җәмәгатьне күбәйтү хикмәтенә каршыдыр».
Монда кадәр язылганнар илә Мәрҗани хәзрәтлә­ренең хаҗы вә Мәккәдә булган йомышлары тәмам булып, кайтырга хәзерләнә башлаганнар. Кайтулары хакында Мәрҗани яза: «Мәккәдә унөч көн торган­нан соң, сәфәргә хәзерләнеп, Мәккә белән саубулла­шып аерылдык. Бер сәгать чамасы җәяү бардык. Икенче көнне Җиддәгә җитеп, Госманлы дәүләтенең «Кайсарийә» исемле пароходына утырып хәрәкәт ит­тек.
«Турсина»га җитүгә, хаҗиларны карантинга чы­гардылар. Без икенче класска утырган идек. Безне чыгармадылар. Ике көннән соң кузгалдык. Юлда бер кызылбаш (фарсы), безнең бүлмәбезгә кереп, үзенең Коръәнен ачып, бер аяте Кәримәнең тәфсирен сора­ды. Аңлатканны кабул итеп чыгып китте. Бу зат үз мәзһәбләренчә намазны яхшы кайгыртып, догалар­ны дөрес укып, Коръән аятьләрен кирәкле урыннар­да укыганлыгыннан галим кеше дип исәпли идем. Бездән ни өчен сораганының сәбәбе мәгълүм булма­ды.
Юлда Сүәйес, Исмәгыйлия, Порт Сәйедтән үттек. Исмәгыйлиянең гүзәл бакчалары, Порт Сәйеднең ма­тур биналары игътибарыбызны җәлеп итте. Юлда, диңгез буенда бик күп бакча вә авыллар күренеп ка­лалар».
«Измиргә җитүгә, янәдән карантинга чыгардылар. Безнең пароходыбызда сәламәтлек өстенлек итсә дә, бездән алда килгән бер инглиз корабында, хаҗилар­га бозык диңгез сулары эчереп килүләре, ал арны яң­гырдан сакламаулары сәбәпле, хаҗиларга суык ти­еп, кайберләре авырганлыктан, карантинга чыгар­ганнар. Аларны чыгарганнан соң, безнең «Кайсари­йә» пароходындагы хаҗиларны да карантинга чы­гардылар. Монда да кайбер кешеләр илә мин чык­мый калдым. Ике көннән соң без кузгалдык. Инглиз пароходы унбер көн торган дип ишеттек.
Юлда вакытыбызда 14 нче мөхәррәмдә ай тәмам тотылды. Без «Хөсүф» («Ай тотылу») намазы укыдык. Безнең илә бергә булган кызылбашларның да Хөсүф намазы укулары мәгълүм булды. Айның то­тылу һәм ачылуын бинокль берлә карап тордым.
Безнең күрше бүлмәдә Мөхәммәд исемле бер кы­зылбаш имамы бар иде. Кыяфәт вә киеме гарәпкә охшаса да, теле төрки иде. Үзе, шафигый мәзһәбен­дә, дигән иде. Ләкин сөнниләргә дә, шафигыйларга да катнашмады. Бервакыт «Мокаддимәти ибне Хәл-дун» укып утырганын күрдем. Миннән «бу китап сездә бармы?» дип сорады. «Нөсхәсе бар» дигәнемә «монда сахабалар үзара килешмәүчелеге хакында бер сүз бар, шуны төшенә алмадым» дип миңа күрсәтмәкче булып актарса да, таба алмады. Бу кеше үзен зур тота, азрак гыйлеме дә булырга охшады.
Сәфәребезнең егерменче көнендә сәламәтлек илә Истанбулга килеп җиттек. Аннан Казанга телеграм бирдек ».
Мәрҗани хәзрәтләре хаҗдан кайтканда Истанбулда фәкать дүрт көн торган. Иптәшләре кайтырга ашыкканнар. Мәрҗани дә, алардан каласы килмичә, кайтырга мәҗбүр булган. Мәрҗани үзе дә: «Истанбулда кайбер йомышларым да калды. Берничә көн калсам, солтан хәзрәтләре илә дә күрештермәкче булганнар иде. Ләкин, солтан берлә күрешәм дип, юлдашларымнан калуны кирәкле дип күрмәдем, кайтырга читен булыр дип уйладым», — дип сөйлә­гән. Ошбу дүрт көн эчендә Истанбулның кайбер мәд­рәсәләрен барып күргән. Тарих, җәгърафия, матема­тика фәннәреннән китаплар сатып алган. Әүвәлге мә­гариф министры Мөниф паша, Шәриф Гаун, Әхмәд Әсгадь, шәех Сөләйман әфәнде вә болардан башка берничә затлар илә күрешкән. Күрешүләре вә уты­рып сөйләшүләре хакында ошбу сүзләрне яза: «Хаҗ­дан кайтканда Мөниф пашага очрап, озак сөйләш­тем. Күркәм мәҗлесле, бик инсафлы, камил зат икән. Биш төрле тел илә сөйләшергә оста икәнен сөйләде. Гарәп, фарсы телләре илә үз телләре кеби җиңел сөйләшергә сәләтле икәнен без дә күрдек. Си­гез вә дүрт яшендә булган угыллары да фарсыча бе­ләләр икән. Безнең алдыбызга китереп, алар илә фарсыча сөйләшеп карады. Олы углына фарсыча: «Әфәнденең кулын үп», — диде. Углы килеп кулым­ны үпте.
Пашаның йортында зур аю аяк үрә басып тора иде. Русия императоры аткан аю, диде. Император Төркиянең Петербургтагы илчесе Хәлил пашага бү­ләк итеп, Хәлил паша Мөниф пашага бүләк иткән, имеш. Йортының түбән катында аш ашадык, югары катында кофе вә чәй эчтек. Йорт җиһазлары бик мә­һабәт, гаять гүзәл булып, бик нәфис эшләнгән ал­тынлы өстәл вә урындыкларны күреп хәйран кал­дык».
«Йортында мәрмәрдән эшләнгән бер хатын сурәте күрдек. Безнең белемебезне сынар өчен булса кирәк: «Бу сурәт ни бәһа торыр?» — дип сорады. Соңыннан үзе: «Ясаучысы нәфис сәнгатькә оста кеше. Шун­лыктан ясаган сурәте дә җиде мең сум тора», — диде. Безнең илә күбрәк гарәпчә вә фарсыча, кайчак төр­кичә сөйләште. «Сиррил-ләййал фил-кальб вәл-иб-даль», «Бразилия сәяхәтнамәсе» исемле китаплар бү­ләк итте. Мин дә кайбер әсәрләремне бүләк иттем. Без анда вакытта паша хозурына кереп чыгучы бер­ничә могтәбәр вә олуг затларны күрдек. Шулардай берсе солтан Габделмәҗиднең кияве, диделәр. Паша илә бик яхшы сөйләштек. Киткән вакытыбызда: «Нинди китап хаҗәт булса да, хат илә аңлатсагыз, тоткарлыксыз җибәрербез», — диеп ишеккә кадәр озата килде.
Шуннан соң пароход илә Одессага, аннан тимер юл илә Нижнийгә, аннан почта аты вә чанасы илә Казанга сәфәр иттек. Нижнийдән чыкканыбызны те­леграм берлә Казанга хәбәр иттек. Юлда Зөя вә Осланга бик күп дуслар вә шәкертләребез каршы алыр­га килгән иде. 1298 ел, 30 мөхәррәм/1880 ел, 20 де­кабрьдә икенде алдыннан Казанга кайтып җиттек. Беренче мәчет ихатасында дуслар, юлдашлар вә шә­кертләр берлә күрештем. Мәчеткә кереп, нафилә вә икенде укып, йортыбызга кайтып, туганнарым берлә сәламәт күрештем».

*Мәрҗани хәзрәтләре хаҗ сәфәре хакында ике җыен­тык язган. Берсе фәкать Мәккә вә Мәдинә хакында бу­лып, өстенә «Рихләти әзлил-әнам илял-бәйтил-Хәрам» дип язып куйган. Җыентыклардан икенчесе, мөхтәрәм Ризаэддин хәзрәт тарафыннан сайлап алынып, «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән 1898 елда басылган иде. 120-130 бит чамасы булган җыентыкларында халык өчен зур әһә­мияте булмаган нәрсәләр дә язылып, аларны мәҗмугабез-дә тулаем бастыру мөмкин булмаганлыктан, алардагы әһәмиятле нәрсәләрне сайлап вә кайбер хатирәләр өстәп, хаҗ сәфәре хакындагы ошбу мәкалә язылды.

Шәһәр Шәрәф
1332 ел, 23 зөлкагъдә/1914 ел, 13 октябрь
Чыганак: «Мәрҗани” фәнни-популяр җыентык

dumrt.ru сайтыннан алынды