Главная  →  Новости  →  МӘЛИКӘ ХАНЫМ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА «АЛТЫН КОШ» ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ
МӘЛИКӘ ХАНЫМ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА «АЛТЫН КОШ» ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

altyn-kosh

Казанда урнашкан “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага XII Бөтенроссия эшлекле хатын-кызларының “Уңыш-2016” дип аталган бәйгесендә “Алтын кош” премиясе һәм “Россиянең хатын-кыз җитәкләгән иң яхшы иҗтимагый оешмасы” номинациясендә Мактау грамотасы тапшырылды, дип хәбәр итә tatar-islam.com.

Ятимнәрне, күрмәүчеләрне үз канаты астына алып, аларга рухи терәк булган Мәликә ханымны ихластан котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләреннән разый булсын!