Главная  →  Новости  →  МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ МӨСЕЛМАН БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЭШЛӘҮЧЕЛӘР МАХСУС ПРОГРАММА ТӨЗЕРГӘ НИЯТЛИ
МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ МӨСЕЛМАН БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЭШЛӘҮЧЕЛӘР МАХСУС ПРОГРАММА ТӨЗЕРГӘ НИЯТЛИ

IMG_4609IMG_4555IMG_4571IMG_4491

Казанның Гаилә мәчетендә мөселман балаларының белем һәм тәрбиясе өчен җан атучылар җыелды. Алар арасында хакимият вәкилләре дә, Татарстан мөфтияте, Россия Ислам институты белгечләре дә, мәчетләр һәм мөхтәсибәтләр каршында эшләп килгән балалар үзәкләре, балалар төркемнәре һәм клублары җитәкчеләре дә, педагоглар, имамнар һәм әти-әниләр дә бар иде.

Шулай итеп, Балтач, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, Чаллы, Казан шәһәрләрендә яшь буынның киләчәге өчен борчылучылар“түгәрәк өстәл артына җыелды.

Чараны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фикер алышу бик эшлекле рәвештә, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә узды. Утырышта катнашкан һәркем бу өлкәдә һәркем үз эшенең остасы – компетентлы булуын күрсәтте.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында бу өлкәдә хәл итәсе берничә проблема булуы ачыкланды. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм дини белем бирүне күз алдында тоткан (интеграцион) программалар эшләү, мәктәпкәчә мөселман балалары белән булган эшчәнлекне рәсмиләштерү (лицензия алу), педагогик белеме дә, дини белеме дә булган кадрлар әзерләү, дәреслекләр, уку әсбаблары һәм кече яшьтәге балаларга туры килә торган кулланма әсбаблар (укыту-методик материал) булдыру, эшкәртмәләрне бер сайтка туплау кебек мәсьәләләрне кичектергесез хәл итүне сорый.

Сөйләшү барышында бу өлкәдә православие дине вәкилләренең эш тәҗрибәсен дә күздән ычкындырмаска, интеграцион программа эшләү өчен эшче төркем булдырырга карар кылынды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчет каршындагы курсларда белем алучы 2-18 яшьтәгеләр өчен эшләнгән программа әле апробация уза. Ә интеграцион программа эшләү инде икенче этап булачак.

Римма Гатин ,

tatar-islam.com