Главная  →  Новости  →  МӘХӘЛЛӘДӘШЛӘРНЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫНА АЛЫП БАРАБЫЗ
МӘХӘЛЛӘДӘШЛӘРНЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫНА АЛЫП БАРАБЫЗ

IMG_9087

21 май – республикабызда Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен рәсми төстә кабул иткән көне буларак билгеләп үтелә. Һәр елны май аенда шул мөкатдәс Болгар җирләрен зиярәт итү, безгә ислам динен тапшырып калдырган әби-бабайларыбыз рухына дога кылып кайту матур бер традициягә кереп китте. Гаилә мәчете ел саен мәхәлләдәшләр өчен Изге Болгар җирләренә уңайлы автобусларда сәяхәт оештыра. Быел да 20 май көнне иртәнге 5 нче яртыда юлга кузгалырга ниятләп торабыз. Урыннар саны чикле, Болгар җыенына барырга теләүче мәхәлләдәшләребезне, мәчеткә килеп, исемлеккә теркәлергә чакырабыз.