Главная  →  Новости  →  «АДМИРАЛ» СӘҮДӘ КОМПЛЕКСЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН КАСЫЙМҖАН ТУРАЕВКА ҖЕНАЗА НАМАЗЫ УКЫЛДЫ
«АДМИРАЛ» СӘҮДӘ КОМПЛЕКСЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН КАСЫЙМҖАН ТУРАЕВКА ҖЕНАЗА НАМАЗЫ УКЫЛДЫ

“Адмирал” фаҗигасе Гаилә мәчете мәхәлләсенә дә кагылды. Бүген җомга намазыннан соң мәчет ишегалдында таҗик егете – 44 яшьлек Касыймҗан Тураевка җеназа намазы укылды. Аның хатыны һәм алты баласы ятим калды. Касыймҗан Казанга 1996 нчы елда ук күченеп килгән булган.
Якташлары хәзер фаҗигадә зыян күргән таҗик гаиләләренә ярдәм оештыру турында сөйләшәләр. Таҗикларның якташлык җәмгыяте җитәкчесе Хикмәтулло Гадоев сүзләренә караганда, моргта тагын өч таҗик егете ята.
Гаилә мәчете коллективы фаҗигале төстә вафат булган егетләрнең туганнарының, якыннарының, якташларының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Раббыбыз барасы урыннарын җәннәттә кылса иде.