Главная  →  Новости  →  МӘХӘЛЛӘ ЯШЬЛӘРЕ ФУТБОЛ ТУРНИРЫНДА КАТНАШТЫ
МӘХӘЛЛӘ ЯШЬЛӘРЕ ФУТБОЛ ТУРНИРЫНДА КАТНАШТЫ

Мәхәллә яшьләре футбол туринрында катнашты
8 март көнне башкалабыз мәчетләре арасында «Көчле мөэмин» («Сильный верующий» ) кубогына футбол турниры булып узды. Бу ярышта 18 команда үзара көч сынашты. Гаилә мәчете мәхәлләсе дэ бу вакыйгадан читтә калмады. Чараны оештыручыларның берсе — Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин ачып җибәрде, аннан соң шәhәребезнең спорт комитеты вәкиле катнашучыларга уңыш теләде.
Ярыш бик кызыклы hәм мавыктыргыч булды, барлык командалар да бөтен көчләрен биреп уйнадылар. Спорт сараенда чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Беренче урынга — Ризван, икенчегә – Кабан арты, өченчегә Казан нуры мәчетләре командалары чыкты.
Айгөл ШАКИРОВА