Главная  →  Новости  →  МӘЧЕТЛӘРДӘ ТАТАР ДИНИ МИРАСЫБЫЗ ТУРЫНДА ЛЕКЦИЯЛӘР УКЫЛАЧАК
МӘЧЕТЛӘРДӘ ТАТАР ДИНИ МИРАСЫБЫЗ ТУРЫНДА ЛЕКЦИЯЛӘР УКЫЛАЧАК

119872356

Декабрь ае дәвамында Казан мәчетләрендә һәм КФУның исламны, ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә татар дин тәгълиматчылары мирасын популярлаштыруга багышланган лекцияләр укылачак. Ислам дине мирасын өйрәнүчеләр татарның күренекле дин тәгълиматчылары турында сөйләячәкләр, гакыйдә, фикъһ, өлкәсендәге мәсьәләләр, татар дин галимнәренең хезмәтләрендә күтәрелгән социаль-сәяси мәсьәләләр белән таныштырачаклар.

Укулар кичке сәгать 6 дан 9 га кадәр түбәндәге мәчетләрдә уза:

15 декабрь — Гаилә мәчете (Җ.Фәйзи ур., 2),

2 декабрь – Нурислам мәчете (1 нче Армавир ур., 56),

5 декабрь – Салихҗан мәчете (Бестужев ур., 66а),

6 декабрь – Динислам мәчете (Чишмәле ур., 17а),

8 декабрь – Гадел мәчете (Оренбург тракты, 193),

8 декабрь – Ризван мәчете (Мәүлетов ур., 48а),

9 декабрь – Ярдәм (Серов ур., 4а),

12 декабрь — Иман нуры мәчете (Нагорный бистәсе,  Дорожная ур., 32а),

13 декабрь – Хузайфа мәчете (Фучика, 52),

14 декабрь – Казан нуры (Чистай ур.),

15 декабрь – Кабан арты мәчете (Һ.Такташ ур., 26),

Лекцияләрне РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, РИИның илаһият факультеты деканы Габдулла Шәңгәрәев, ТР ФАнең исламны өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов, КФУның «Язма мирас һәм археография» фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина һәм башкалар укый. Лекциягә теләгән һәркем йөри ала.