Главная  →  Новости  →  МӘЧЕТЛӘРДӘ ДИН ГЫЙЛЕМЕ ХАКЫНДА ҖОМГА ВӘГАЗЕ УКЫЛДЫ
МӘЧЕТЛӘРДӘ ДИН ГЫЙЛЕМЕ ХАКЫНДА ҖОМГА ВӘГАЗЕ УКЫЛДЫ
дин гыйлеме вәгазедин гыйлеме вәгазе5дин гыйлеме вәгазе5 дин гыйлеме вәгазе4

Хәзрәти Ибне Габбас (р.г.) тапшырган бер хәдис-шәриф аша Рәсүлебез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) түбәндәге сүзләре безгә килеп ирешкән: «Әгәр җәннәт бакчалары яныннан үтсәгез, уҗымын чүпләгез!». Сәхабәләр: «Йә Рәсүлуллаһ! Дөньялыкта җәннәт бармыни? Нәрсә соң ул җәннәт бакчалары?» — дип үзеннән сорадылар. Рәсүлуллаһ Әкрәм җәннәт бакчаларын «Гыйлем мәҗлесләре» дип ачыклады…
… Бүгенге җомга вәгазе дин гыйлеме алу хакында иде. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең вәгазендә әби-бабайларыбызның элек һәм совет чорында ничек гыйлем эстәүләре турында сөйләде, гыйлем алуның фазыйләтләрен, әҗер-савапларын аятьләр һәм хәдисләр белән дәлилләде. «Дин гыйлеме алырга, дин тотарга бөтен шартлар булган хәзерге вакытта халкыбызның нибары 5 проценты гына намаз укый, 30 проценты гына хәрам нәрсәләрдән тыелып яши. Әби-бабайларыбыз мәҗлесләргә җыелгач, яшерен генә дин гыйлеме ала торган булганнар. Авыр чорларда да гыйлем алу чылбырын өзмәгәннәр. Олылардан алган гыйлемнең кадерен белеп, олы мирасыбызны киләсе буыннарга тапшырып калдырсак, сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) васыятьләрен үтәүчеләрдән булырбыз», — дип вәгазьләде Рөстәм.