Главная  →  Статьи  →  МӘЧЕТЕБЕЗ БӨГЕЛМӘНЕҢ ДИНИ-РУХИ ҮЗӘГЕНӘ ӘВЕРЕЛДЕ
МӘЧЕТЕБЕЗ БӨГЕЛМӘНЕҢ ДИНИ-РУХИ ҮЗӘГЕНӘ ӘВЕРЕЛДЕ

 

 

Бөгелмә мөхтәсибәтенең тарихы бик бай. Бүгенге үзәк мәчет урынында элек агач мәчет булган. Узган гасырның сиксәненче елларында мәхәллә картлары таш мәчет төзү артыннан йөри башлыйлар, хәтта Мәскәүгә кадәр барып, рөхсәт алып кайталар. Шулай итеп, 1989 елны төзелә башлаган мәчет, өч елдан шәһәребез мөселманнары өчен ишекләрен ача. Бу – совет чорында Татарстанда төзелгән беренче таш мәчет. Бик озак вакытлар мәчетебезнең имам-хатыйбы, имам-мөхтәсиб булып Сөләйман хәзрәт Зарипов торды. Ул чор мәчет эшен җанландырып җибәрү, мәхәлләне туплау чоры булып истә калган. Сөләйман хәзрәт Казанга киткәч, берничә имам-мөхтәсиб алышынды. Мөхәммәтвәли хәзрәт Шәйхетдинов, Яхъя хәзрәт Шахмамедов, Рөстәм хәзрәт Мусин – һәммәсе дә динебезне үстерүгә зур тырышлык куйган мөхтәрәм хәзрәтләр.

Соңгы 12 елда Бөгелмә мөхтәсибәтен Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкләде (бүгенге көндә ул — Татарстан мөфтие урынбасары). Рөстәм хәзрәт балачактан шушы мәчеткә йөреп, башлангыч дини гыйлемне биредә ала. Россия ислам институтын тәмамлаганчы ук аны шушы мәчеткә имам итеп куялар, аннары  имам-хатыйб, имам-мөхтәсиб вазыйфалары йөкләнә. Мөхтәсибәттәге барча  эшләр – социаль юнәлештәгесе булсынмы, уку-укыту өлкәсендәме — Рөстәм хәзрәтнең фатихасы һәм тырышлыгы белән башланды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Социаль юнәлештәге эшләр дигәндә, мин ятим балаларга ярдәм итү, Корбан гаетеннән соң мохтаҗларга корбан ите өләшү, ифтар ашлары үткәрү, балалар лагерьлары оештыруны күздә тотам. Мөселман лагерьлары Татарстанда беренчеләрдән булып бездә оешты, инде 20 еллык тәҗрибәбез бар. Әлбәттә, бу балалар бөтенесе мулла-абыстай булмый, әмма дингә карашлары уңайлана, лагерьга берничә ел йөргәннән соң, дини гыйлем алып чыгып китәләр.

Бездә уку-укыту мәсьәләләре тәртипкә салынган. Мәдрәсәбездә 300 кеше укый. Мәдрәсә бинасын Закиров Мәкъсум исемле кардәшебез вакыф малы итеп биргән иде, бүгенге көндә аны үзе тота. Мәдрәсәдә көндезге, кичке һәм якшәмбе дәресләре алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мөселман балалар бакчасы эшли.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин салып калдырган эздән бару безгә – яшь имамнарга, әлбәттә, җиңелрәк. Иң мөһиме — Бөгелмә мөхтәсибәте дигән “локомотив”ның рельстан төшмәвен тәэмин итү. Зур проектлар башларга әлегә абруебыз да, көчебез дә, тәҗрибәбез дә җитмидер. Шулай да эшчәнлегебездә ниндидер яңалык кертергә, яңа сулыш өрергә тырышабыз. Менә “Нурия” дигән хатын-кызлар клубы оештырдык. Мәрхәмәтлелек бүлеге ачтык, мохтаҗларга кием-салымнар җыеп  таратабыз.

Мәчетебез Бөгелмәнең Кызыл Бистә урамында (Краснослободская, 68) урнашкан. 3 катлы, матур булып ерактан балкып тора. 300 кадәр ир-ат һәм 150 хатын-кыз сыйдырышлы залларыбыз бар. Ураза айларында 200 кешелек ифтарлар уздырабыз, ирләр өчен ишегалдында чатыр корабыз, ә хатын-кызлар өчен табынны кафеда әзерлибез (бусы да Рөстәм хәзрәт башлап җибәргән игелекле гамәл). Кафебыз ел дәвамында эшләп тора, анда никах, исем кушу мәҗлесләре үткәрелә.

Татарстанда беренчеләрдән булып без госелханә (мәет юу урыны) ачтык. Шунда мәетне юып-чистартып, мәчет ишегалдында җеназаларын укып,  зиратка озатабыз. Бүгенге көндә мондый госелханәләр Казанның Тынычлык бистәсендә, Әлмәттә һәм Түбән Камада гына бар. Башта халык моңа читенсенебрәк караган иде, ләкин бүгенге көндә рәхмәт әйтүчеләр күп. Чөнки бер тапкыр мәетне өйдән чыгарып моргка озаткач, аны кабат фатирга кертү, носилка, комганнар ташып йөрү җайсызрак.

Мәчетебез янында зур, матур кибет эшләп тора. Дини китаплар, кием-салым, шифалы майлар, мөселманнар өчен тагын башка кирәк-яраклар – һәммә нәрсә бар.

Безнең өчен иң куанычлысы – бүгенге көндә мәчетебезнең чын мәгънәсендә Бөгелмәнең дини-рухи үзәгенә әверелүе. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чагасының мәчеткә тартылуы – моңа ачык дәлил.

Рафис Сәйфуллин,

                        Бөгелмә үзәк мәчете имам-хатыйбы