Главная  →  Статьи  →  МӘЧЕТ ӘДӘПЛӘРЕ
МӘЧЕТ ӘДӘПЛӘРЕ

 

 

Аллаһы Тәгалә “Нур” сүрәсенеӊ 36-37 нче аятьләрендә: “Бу нурлы кандил байтак кына өйләрнең эчен яктырта. Шундый өйләрнең абруе артсын дип вә анда Үзенең исемен зикер итсеннәр өчен (Аллаһ) рөхсәт бирде. Ул өйләрдә иртә-кич Аңа тәсбих әйтәләр (Аллаһка мәдех укыйлар). Бар шундый кешеләр, аларны сәүдә һәм алыш-биреш эшләре дә Аллаһны зикер итүдән, (вакытында) намаз укудан, зәкят бирүдән аера алмый. Алар дәһшәтле Көн килеп, йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләрне акайта торган Көннән курка”, – ди. Бу аятьтә Аллаһы Раббыбыз мәчетләрнең нигә кирәклеген, ни өчен төзелгәнлеген ачык итеп аӊлатып бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән:  “Кешеләр мәчетләр белән мактаныша башлаганчы Кыямәт купмас”.

Мәчетләрнеӊ зурлыгы, матурлыгы, байлыгы, манараларыныӊ биеклеге һәм башка шуның ише әйберләр белән мактанышу хәзерге вакытта мөселманнар арасында киӊ таралган һәм бу – Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткәнчә, Кыямәт якынлашуныӊ билгесе. Мондый мактанышулар Аллаһныӊ хак дине булган ислам диненә каршы килә, чөнки мәчетләр – Аллаһка гыйбадәт кылу өчен генә билгеләнгән йортлар.

Икенче хәдис-шәрифтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Мәчетләрегезне сабыйлардан, диваналардан, сату-алу эшләреннән, низаг-талашлардан, тавыш күтәрүдән саклагыз”. Пәйгамбәребез (с. г. в.) мәчетләрнеӊ пычрануына яки Аллаһны искә алудан башка тавышларныӊ чыгуына китерә торган сәбәпләрне мәчетләрдән ерак тотарга куша.

Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә мәчетләрнеӊ ни өчен төзелгәнен аӊлаткан: “Мәчетләр Аллаһны зикер итәр өчен һәм намаз укыр өчен генә төзелде”.

Имам Бохари бер кыйссаны риваять кыла. Язид Әл-Кинди сөйләгән: “Гомәр ибен Әл-Хаттаб миӊа: “Теге икәүне китер әле”, – диде һәм мин ул әйткән ике кешене китердем. Алар: “Сез кем?” – дип сорады һәм үзләренең Таиф шәһәреннән булуларын әйтте. Гомәр әйтте: “Әгәр Мәдинә әһелләреннән булсагыз, сезгә җәза бирер идем, Аллаһныӊ илчесе мәчетендә нигә тавышыгызны күтәрәсез? Кайда икәнлегегезне белмисезме әллә?!” Ягъни, Гомәр хәлифә булган вакытта, тавышланырга ярамый икәнен белеп тә, мәчеттә тавышланган кешегә суктырып җәза бирү каралган булган.

Мөселман кешесе мәчеткә кергәндә үк Пәйгамбәребез (с. г. в.) өйрәткән догаларны укып керергә тиеш: “Әй Аллаһ, миӊа рәхмәт ишекләреӊне ач”.

Мәчеттән чыкканда да дога укып чыгарга тиеш: “Әй Аллаһ, миӊа фазыйләт ишекләреӊне ач”.

Алда китерелгән аятьтәге “…Аныӊ исеме зикер ителә…” дигән сүзләрне Ибен Габбас: “Аллаһныӊ Китабы Коръән укыла”, – дип аӊлаткан.

“Әгъраф (Пәрдә)” сүрәсенеӊ 204 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Коръән укылганда шауламыйча тыңлагыз: сез Аллаһның ярлыкавына юлыгырсыз”, – ди. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намаздагы Коръән уку яки намаздан тыш Коръән уку, ишетсәӊ яки ишетмәсәӊ дип аермый, гомумиләштереп әйтә. Шулай булгач, мәчеттә Коръән намаз вакытында укылса да, намаздан тыш укылса да, аны тыӊлау һәм шым тору ваҗиб була. Гыйбадәттән башка эшләр белән шөгыльләнү, сөйләшеп утыру, хәтта сөйләшмичә тик торып та Коръәнне тыӊламау – Аллаһы Тәгаләнеӊ әмеренә каршы килү дигән сүз.

“Әгъраф (Пәрдә, калкулык) сүрәсенеӊ 29 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әйт:

– Раббым гадел булырга боерды, – диген.

– Һәр сәҗдәдә йөзегезне Кыйблага таба юнәлтегез. Аллаһка ялварып, динне Аллаһ ризалыгы өчен (Аллаһ кабул итәрдәй) ихлас тотыгыз. Ул сезне әүвәл ничек яралткан булса, шулай ук Аның хозурына кайтачаксыз”. Ягъни һәр мәчет Аллаһныӊ йорты һәм һәр мәчеттә намаз уку тиешле. “Бу мәчеткә бармагыз, теге мәчеткә барыгыз”, – дип әйтүчеләр Аллаһы Тәгаләнеӊ алда әйтелгән сүзләренә каршы килә. Аллаһы Тәгалә тигез кылган әйберне Аллаһтан өстен булып ничек аермак мөмкин?!

“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсенеӊ 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Әй Адәм балалары, намаз укый торган урынга барганда һәрвакыт пакь киемнәр киегез; ашагыз, эчегез, ләкин (артыгын) исраф кылмагыз. Аллаһ исраф кылучыларны сөйми”, – ди. Ягъни, мөшрикләрнеӊ Кәгъбәне шәрә килеш тәваф кылуларыннан (әйләнүләреннән) аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә мәчеткә барганда гаурәтләрне капларга һәм иӊ яхшы киемнәрне кияргә куша. Ир-атларга исә ислемайлар сөртү, сөрмә тарту, тешне чистарту, чиста-пакь ак киемнәр кию мөстәхәб булып тора (бигрәк тә җомга һәм гает көннәрендә).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Киемнәрегездән агын киегез, чөнки ул – киемнәрегезнеӊ иӊ хәерлесе”.

“Әнфәл (Табыш малы)” сүрәсенеӊ 35 нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Аларның Бәйтулла янындагы догалары да сызгыру яки кул чәбәкләүдән башка нәрсә түгел. (Әй, кяферләр) инкяр итүегезгә күрә, хәзер инде газабын да татыгыз. (Риваятьләргә күрә, мөшрикләрнең кайбер ирләре, хатыннары Бәйтулла тирәли ялангач килеш әйләнеп йөри, тәваф итә. Тәваф вакытында алар бармакларын авызларына кабып сызгыра, кул чаба. Баксаң, бу аларның дога кылуы икән.)” Төрле тавышлар чыгару, кычкыру мөшрикләрнеӊ гадәтләреннән, гыйбадәтләреннән санала. Мондый эшләр мәчетләрдә тыела.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Әгәр бер кешенеӊ мәчеткә даими йөрүен күрсәгез, аныӊ иманлы булуына шаһитлек бирегез”.

Шулай ук Аллаһның расүле (с. г. в.) әйткән: “Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кавемгә чир җибәрергә теләсә, мәчет әһелләренә карар һәм ул бәлане кире кайтарыр”.

Мәчетләр булу, ягъни Аллаһка гыйбадәт кылу белән тергезелгән мәчетләр сәбәпле күп бәлаләр китә (буш мәчетләр сәбәпле түгел).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Сарыкларныӊ бүресе булган кебек үк, шайтан – кешенеӊ бүресе, бүре аерылган һәм читтә йөргән сарыкларны ала. Берүк, аерылудан сак булыгыз, җәмәгать белән, күпчелек белән һәм мәчетләр белән бергә булыгыз!”

Хәзерге көндә дә күрәбез ки, мөселманнар арасында таралган фиркаләр һәм секталар мәчетләрдә түгел, ә мәчетләрдән тыш җирләрдә җыела, андый җирләргә барудан сак булыгыз, чөнки Пәйгамбәребез (с. г. в.) безне бу турыда кисәтте.

Аллаһы Тәгалә “Җен” сүрәсенеӊ 18 нче аятендә: “Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны. Шуңа күрә, сез Аллаһка тиң дип, һичбер башка затка табынмагыз”, – ди.

Сәхабәләр әйткән: “Мәчетләр – Аллаһныӊ җирдәге йортлары. Мәчеткә үзен зиярәт кылырга килүчене Аллаһ, әлбәттә, хөрмәт кылыр”.

Ягъни, мәчеткә йөрүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзенеӊ дөнья вә ахирәт нигъмәтләрен бирер.

Мәчетләрдә кешене иза кылу, рәнҗетү ярамый. Башка кешеләргә намаз укырга комачауларлык итеп пышылдап сөйләшү дә тыела. Мәчеткә кергәнче телефоннарны сүндерергә яки тавышсыз режимга куерга кирәк. Шулай ук имам вәгазь һәм хөтбә укыганда, аны игътибар белән тыңларга кирәк, сөйләшү тыела.

Кеше йортына керсәк, әдәпне сакларга, үзебезне яхшы итеп тотарга тырышабыз. Ә галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ йортларына керсәк, без үзебезне ничек тотарга тиеш соң?! Әлбәттә, күпкә әдәплерәк, тыйнаграк булырга һәм бөек Аллаһ кунагы икәнебезне тоерга тиешбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: “Җир йөзендә Аллаһка иң сөекле урыннар –  мәчетләр”. Раббыбыз Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешәсебез килсә, мәчетләрдә мөмкин кадәр күбрәк булырга, җәмәгать намазларында катнашырга, гыйлем алырга тырышсак иде!                                                     

                                Вәгазьне  ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге белән берлектә Рафыйк хәзрәт МИҢНЕӘХМӘТОВ әзерләде