Главная  →  Новости  →  МӘҮЛИД ТУРЫНДА ҖОМГА ВӘГАЗЕ
МӘҮЛИД ТУРЫНДА ҖОМГА ВӘГАЗЕ

9 декабрь вәгазе, Рабигыль-әүвәл аеның 10 нчы көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел

Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһ Раббыбызга биниһая (чиксез) хәмде-сәна (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Безнең өчен иң күркәм үрнәк булган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага , аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне – ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнары өчен мөбарәк көн. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа дөньяга килгән. Рабигыль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребезнең , яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укый, салаватлар әйтә, догалар кыла.

Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең , туган көненә багышлан- ган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII-XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребезне , бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең , тормышы турындагы шигъри әсәрләрне) укыр өчен диндар галимнәрне үз янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәпчә һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, ин шә Аллаһ.

Кызганыч ки, кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать дип әйтә. Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән. Моңа дәлил итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның хәдисен китерәләр: «Нәсаралар Гайсәне олылаган кебек мине алай олыламагыз», ягъни илаһилаштырмагыз. Бу хәдискә таянып, Мәүлидне Раштуа яисә тагын да начаррак – потка табыну белән чагыштыралар. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез тарафдарлары аны һәркөнне күргән һәм һәрвакыт аның янында булган. Бер тапкыр Аллаһы Тәгаләнең Илчесе Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһ аннан разый булсын): «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дип сораган. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә Расүлүллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәдs: «Йә Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән сәхабә. «Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән Пәйгамбәребез .

Ибн Һишам Аллаһ Расүленең тормышы турындагы китабында сәхабәләр Пәйгамбәребез Мөхәммәдне шулкадәр нык яраткан ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд Расүлаллаһ» сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребезгә , карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлый иде, ди. Расүлүллаһның вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Биләл исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмаган. Пәйгамбәребез гади кеше булмаган бит, ул – барча мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган Илчесе.

Коръәни-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелгән: «Ий Мөхәммәд, Без сине җибәрмәдек, мәгәр галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек». «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107 45

Аллаһ Раббыбыз «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребезгә карата салаватлар әйтергә боера: «Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56

Мөхтәрәм җәмәгать! Шуны онытмыйк! Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең , сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, ин шә Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий Мухәммәд әйт: «Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:31

Икенчедән, Мәүлидне Гайсәне олылау, «илаһилаштыру» белән чагыштыру, бер сүз белән әйткәндә, наданлык булыр иде. Мөхәммәднең туган көненә багышланган нинди дә булса чараларны үткәрү – потка табыну белән бер дигән сүзләр Ислам динен мәсхәрә итү була. Мондый сүзләрне фәкать белемсез, надан кешеләр яисә Мөхәммәд Мостафаның дошманнары гына әйтә ала.

Мөхәммәд үзе дә туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһның Расүленнән : «Йә Расүлүллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән. Белгәнебезчә, ураза тоту – ул ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.

Хөрмәтле мөселманнар! Фәнни әдәбиятта Пәйгамбәребез турындагы беренче шигъри әсәрләрне (мәүлиден-нәби) төрки шагыйрьләр иҗат иткән, дип санала. Россия мөселманнары арасында төрек шагыйре Сөләйман Чәләбинең Мөхәммәдкә багышланган «Вәсиләтүн-нәҗәт» исемле поэмасы (1409 нчы ел) халык арасында киң таралган булган. Әлеге поэма 1917 нче елга кадәр Казанда алты тапкыр нәшер ителгән. Татар телендә дә мәүлидләр язылган. Бу әсәрләрне шагыйрьләр генә түгел, мәдрәсә остазлары да, шәкертләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, Казанда 1861 нче елда «Мәүлиден-нәби» («Хәзрәти Расүлнең дөньяга килгәнен һәм дөньядан күчкәнен бәян иткән мөбарәк китап») дип исемләнгән шигъри әсәр бастырылган. Бу әсәрләрне бик матур итеп көйләп укыганнар.

Бүгенге көндә Мәүлидне бәйрәм итү гадәте кайта башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикере буенча, Мәүлид яхшы бидгать (бидга хәсәнә) булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәдкә карата мәхәббәт уяту», – дигәннәр. ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән Мәүлид касыйдәсендә шундый юллар бар: Укылырса Мәүлиддә махсус касыйдә һәр заман, Ул Расүлнең рухы хуш-нуд булачактыр бел, фәлән. Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан Мәүлид бәйрәмендә укылган дога, аять, хәдисләр, мөнәҗәтләребез өчен генә түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган барлык изге гамәлләребез өчен сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең рух-шәрифләре шат булса иде.

«Шура» дини альманахы, №14

Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы ТРМДН дәгъват бүлеге җитәкчесе