Главная  →  Статьи  →  МӘҮЛИД КИЧӘСЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
МӘҮЛИД КИЧӘСЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ

 

Хәзрәти Мәгъруф Әл-Кәрхый әйткәнчә (Аллаһы аны үз рәхмәтеннән аермасын): “Кем дә булса Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәүлиден укытырга ризык хәзерләсә һәм Мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен жыйса, өен ут белән яктыртса, яңа киемен киеп, хуш исләр, хуш ислемайлар белән сөртенсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул бәндәне Пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм (аның урыны) югары Гыйллиййиндә (җиденче күктә) булыр”.

Заманының бердәнбере, гасырында берүзе (сыйфатларына карата) булучы Имам Фәхретдин Әр-Рази болай әйткән: “Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәүлиден тоз, яисә бодай, яки башка бер ризык өстенә укыса шул ризыкка бәрәкәт иңәр. Инде су өстенә Мәүлид укылганнан соң, ул суны эчүченең калебенә (йөрәгенә) мең нур һәм шәфкать хисләре керер, мең явызлык һәм авыру чыгып китәр. Мондый йөрәк, башка йөрәкләр үләчәк көнне үлмәячәкдер”. Сүз Кыямәт көне турында бара.

Галимнәрнең солтаны Имам Жәләледдин Әс-Суйутий (Аллаһы аны үз рәхмәтеннән аермасын) болай дип әйткән: “Берәр йортта, яисә мәчеттә, яисә берәр мәхәлләдә (кварталда) Мөхәммәд (сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәүлиде укылса ул йортның, яисә  мәчетнең, яки мәхәлләнең тирә-як­ларын фәрештәләр чорнап алырлар һәм шушы урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торырлар һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аллаһының разыйлыгы насыйп булыр. Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил (галәйһимис-сәләм) фәрештәләр исә Мәүлид укуга сәбәпче кешегә үзләре салават әйтерләр”. Һәм аның хәбәр итүенчә: “Әгәр берәр мөселманның өендә Мәүлид укылса, ул өйгә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән корылык тимәс, вәба (чума) авыруы кермәс, ут тимәс, су (ташкын) тимәс, бәла-афәтләр, нәфрәт, хөсет, явыз күз, караклардан имин булыр. Әгәр Мәүлид укучы бәндә вафат булса, Аллаһы Тәгалә Мөнкир вә Нәкир сорауларына җавап бирүне җиңеләйтер, һәм ул бәндә кодрәтле Аллаһы Тәгаләнең хаклык урынында булыр”.