Главная  →  Новости  →  МӘҮЛИД АЕ ҖИТТЕ
МӘҮЛИД АЕ ҖИТТЕ

Бүген — 12 нче декабрьдә рабигыльәүвәл аена керәбез. Икенче төрле аны мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид гарәпчәдән туу дип тәрҗемә ителә, бу айның 22 нче көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

Рабигыльәүвәл аенда булган кайбер вакыйгалар:

8-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинә шәһәренә килеп җиткән көне.

10-нчы көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәзрәти Хәдичәгә өйләнгән көне.

12-нче көн — Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне — Мәүлид ән-нәби.

22-нче көн – хәзрәти Фатыйманың туган көне.

Бу айда «Әхзәб» сүрәсенең 40-48 нче аятьләрен уку бик саваплы.

Рабигыльәүвәл аенда мөселманнар җыелып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең яшәү ревеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар. Безнең халыкта Мәүлид ашлары уздыру да күркәм бер гадәткә кергән.