Главная  →  Новости  →  Кышкы лагерь ачылды
Кышкы лагерь ачылды

Бүген Гаилә мәчете каршында балалар өчен кышкы лагерь ачылды. Лагерьга 10 яшькәчә булган малайлар һәм 15 яшькә кадәрле кызлар — барлыгы 80 нән артык бала кабул ителде. Лагерьны ачып, мәчет имамы, малайлар лагере директоры Эльдар хәзрәт Җиһаншин балаларга һәм аларның әти-әниләренә хәзерге вакытта эшлекле сәфәрдә булган Татарстан мөфтие урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның сәламнәрен җиткерде. Аннары мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр белән таныштырды. Узган лагерьлар эшчәнлегеннән аермалы буларак, бу юлы балаларның тәртибенә һәм мәчет әдәпләренә аерым игътибар биреләчәк, шуны күздә тотып, мөгаллимнәрнең дә махсус белгечлеккә ия булганнарын чакырганнар. Аннары кызлар лагере директоры Лилия ханым лагерьның эчке тәртипләре турында сөйләде. Хәзрәтләрнең фатихасы һәм Коръән аятьләре белән кышкы лагерь үзенең эшен башлап җибәрде. Ул алты көн дәвамында иртәнге сәгать 9 дан көндезге 14 сәгатькә кадәр эшләячәк.