Главная  →  Новости  →  КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

l%d3%99jjsir%d3%99Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналист эшләренә һәм медиа-проектларга республика конкурсы быел җиденче мәртәбә үткәрелде. Җиңүчеләрне икътисад министры Артем Здунов котлады. Әлеге конкурста рус һәм татар телләрендә әзерләнгән 550 эш белән 80 журналист катнашкан.
Хәләл индустриясе милли ассоциациясе инициативасы белән бәйгедә быел «Халяль индустрия» дигән яңа номинация булдырылган иде. «Яңа гасыр» теле-радиокомпаниясенең «Нәсыйхәт» программасы редакторы Ләйсирә Фазлый бу номинациядә иң яхшы репортер дип табылды. Конкурска килгән хезмәтләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова рәислегендәге жюри бәяләгән.