Главная  →  Новости  →  КОРБАН ИТЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕННӘН БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ ӘЗЕРЛӘҮ МӘҖБҮРИМЕ?
КОРБАН ИТЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕННӘН БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ ӘЗЕРЛӘҮ МӘҖБҮРИМЕ?

img_5546
Изге Корбан гаете якынлаша. Быел корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Гает көннәре якынлашканда, газета укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, корбан чалуга кагылышлы сораулар белән без Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, корбан чалдыруның билгеле бер шартлары һәм тәртипләре бар, шулар белән таныштырып китегез әле.

– Корбан нисабының кү­ләме быел 20-24 мең сум дип килешенде. Гаиләдә шуның кадәр артык акча булганда, корбан чалу ва­җиб, ягъни мәҗбүри санала. Корбан итеп биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап) сарык һәм кәҗә чалына. Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезле эре терлекне җиде кеше яки гаилә җыелып чала ала. Эре терлекне чалганда, барлык кешеләрнең дә аны корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе, ит беткән иде, ашарга ите дә булыр яки җиде кеше җыелса, арзангарак чыгар, дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми, хәтта калган алты кешегә дә әҗер-савабы булмый.

– Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме?

– Әгәр кешенең төп ихтыяҗларыннан тыш, ягъни кредит, бурыч яки ипотека түләгәннән соң 20-24 мең сум акчасы кала, гаиләсенә матди яктан авырлык килми икән, алар корбан чалырга тиеш. Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә.

– Корбан ите ничек бү­ленә?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) хә­дис-шәрифләрендә: «Иң хәерлесе – өч өлешкә бүлү», – дип әйтә. Бер өлешен үзебезгә калдырабыз, бер өлешен мескен-ятимнәргә, күршеләргә, дусларга таратабыз, бер өлешеннән Корбан ашы уздырабыз.

– Кайберәүләр үзлә­ренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар…

– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Корбан итен үзеңә калдырмыйча, бөтенләй таратып бетерсәң дә ярый.

– Корбан итенең бер өлешеннән бәйрәм табыны әзерләү мәҗбүриме?

– Ул сөннәт гамәлләрдән санала, ягъни мөмкинлек булса, уздырсаң хәерлерәк. Корбан гаете, гомумән безнең дини бәйрәмнәр алар – социаль бәйрәмнәр. Туганнар, дуслар, күршеләр белән очрашу-аралашу чарасы.

– Корбанлык хайван өчен акчаны бурычка алсаң?

– Бу бик үк дөрес булмый, ни өчен дигәндә, нисабка барып җитмәгән икән, аның өстендә гөнаһ юк. Әгәр дә инде кеше берәр атна яки айдан соң бурычын түли алачагына ышанса, саваптан мәхрүм калмыйм дип бурычка керсә, нияткә карап, бу дөрес була. Бурычны бирмәү теләге күбрәк булса, аны әйткән вакытына кайтарып бирергә ышанычы юк икән, дөрес булмый. Һәр нәрсә нияттән тора.

– Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә?

– Безнең динебез чисталыкны хуп күрә, хәтта юлда яткан чүпне алып кую да савап санала. Корбанлыкның сөякләре тегендә-монда аунап ятарга тиеш түгел. Аны эткә ашатып, аннан калган өлешләрен күмеп куярга тиешбез. Тиресен исә тапшырып, аның акчасын сәдака итеп таратыгыз, үзегезгә калдырмагыз.

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме?

– Вафат булган әби-бабайлар, әти-әниләргә багышлап, аларга хөрмәт күрсәтеп корбан чалу рөхсәт ителә. Тик нисабка җиткән кеше иң беренче чиратта үзе яки гаиләсе исеменнән чала, акчасы калса, бу йоланы вафат булган кеше исеменнән дә башкара.

– Корбанлыкның акчасын мәчеткә генә илтеп тапшырсаң буламы?

– Ул гади сәдака булып бармасын өчен, корбанлык өчен дип кисәтергә тиешсең. Корбанлык хайванны сатып алу, аны чалу һәм таратуны исә мәчет үз өстенә ала.

– Корбанлык хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел.

– Мәчетләрдә корбан чалучы кешегә акча урынына ит кенә бирсәләр?

– Күчтәнәч итеп кенә бирергә мөмкин, вә ләкин эш хакы итеп түгел.

– Шәһәр халкы корбан чалдыру өчен кая мөрәҗәгать итә ала?

– Мәчетләрнең күбесендә корбан чалулар оештырыла. Аның өчен алдан ук мәчеткә шалтыратып, заявка бирергә кирәк. Сезгә сәгать ничәдә килергә икәнен әйтәләр, шул вакытка киләсез. Корбанлыкны чалып-эшкәртеп бирәләр. Бәясе, уртача алганда, авыр­лыгына карап, сарык 6-8 мең сум тора.

– Кайберәүләр корбанны Гает намазына кадәр ча­лып куя, болай эшләү дө­рес­ме?

– Пәйгамбәребез (с.г.с. ) хә­дис-шәрифләрендә, кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс, дигән. Кайберәүләр, Гает намазына кадәр үк чалып куеп, тизрәк таратып бетерсәк ничек булыр, диләр. Ашыгыр­га кирәкми, корбан итен Гаеттән соң да таратыр­га рөхсәт ителә.

Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

«Бөгелмә авазы»