Главная  →  Новости  →  КОРБАН ЧАЛУНЫҢ МӘШӘКАТЕ ЮК, САВАБЫ КҮП
КОРБАН ЧАЛУНЫҢ МӘШӘКАТЕ ЮК, САВАБЫ КҮП

 

Пəйгамбəребез (саллəллаһу галəйһи вəссəлам) хəдис-шəрифлəрендə, чалынган малның беренче тамчы каны җиргə төшкəнче Аллаһы Сүбхəəнəһү вə Тəгалə шушы корбанны чалучы кешенең гөнаһларын гафу итə, ди. Кемдер шушы корбанны чалыйм микəн, чалмыйм микəн, дип икелəнə. Корбанлыкны барып карарга кирəк, сайларга кирəк, чалып эшкəртергə, аннары таратырга кирəк – мəшəкате күп, янəсе. Аллага шөкер, хəзерге вакытта бөтен мəчетлəрдə корбанлыклар бар. Чала торган урыннар белəн дə проблема юк. Үзегез чалмасагыз, бер сарыкка бармак төртеп күрсəтсəгез, сезнең өчен бөтен эшне башкарып, тиешенчə эшкəртеп, пакетларга тутырып бирерлəр. Ике- лəнмичə, шиклəнмичə һəрбер гаилə корбаннарын чалсын иде.

Пайгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хəдис-шəрифлəрендə өйрəткəнчə, өч төрле итеп корбан чалырга була. Иң беренче итеп үз исемегездəн чалыгыз. Гаилəгез исеменнəн чалсагыз да ярый, шушы дөньядан киткəн мөселман кардəшлəрегез – вафат булган əти-əниегез, əби-бабагыз исеменнəн чалсагыз да була. Гаилə исеменнəн дигəндə, гаилə кем ул, аңа балаларыбыз, оныкларыбыз керə микəн, юк микəн, дип сорыйлар. Моңа Пəйгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бик матур бер җавабы бар: “Кемнəр бер түбə астында яши — шулар бер гаилə булып санала”. Əгəр без- нең балаларыбыз үсеп җитеп өйлəнеп, кияүгə чыгып өйлəребездəн киткəн икəн, алар аерым гаилə. Шуңа күрə без үз гаилəбез өчен, балаларыбыз үз гаилəлəре өчен корбан чалсын. Пəйгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм əйтə, шушы чалынган малда күпме йон бөртеге булса, корбан чалдыручы кешегə шулчаклы савап языла, шулхəтле гөнаһы гафу ителə, ди. Ягъни, бу — зур форсат. Без бу форсаттан файдаланырга тиешбез.

Пəйгамбəребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрəтеп калдырганча, иң хəерлесе — итне өч өлешкə бүлү. Беренче өлешен үзебезгə калдырыйк, җəмəгать. Икенче өлешен пешереп туганнарыбызны, дусларыбызны, күршелəребезне, авылдашларыбызны чакырып, корбан ашлары уздырыйк. Өченче өлешен фəкыйрьлəргə, ятимнəргə таратыйк, чөнки Аллаһы Тəгалə аларга да өлеш чыгарырга кушкан. Шуны онытмыйча, мескен-ятимнəрне дə шатландырыйк. Алар да шушы изге бəйрəмдə корбан итлəреннəн, корбан шулпасыннан авыз итсеннəр.

Хəзрəт, үзебездə ит болай да күп, корбан итен тулысынча мəдрəсə шəкертлəренə, ятимнəргə бирсəк ярыймы, дип сораучылар бар. Əлбəттə, ярый, җəмəгать. Ул да бик саваплы санала. Кайбер кеше, олы мал чалсам, берничə сарык чалсам, бөтенесен таратырга рөхсəтме, ди. Əлбəттə, рөхсəт. Һəрбер кеше үз мөмкинлеклəреннəн чыгып, үз кесəсенə карап корбан чалырга тиеш. Аллаһы Тəгалə шушы изге эшлəрдə һəрберебезгə юлларын ачсын, əҗер-савапларын бирсен. Чалынган корбанның тирелəрен, баш-аякларын кая куярга, нишлəтергə, сөяклəрен этлəргə бирергə ярый микəн, дип сораучылар бар. Гадəти малларныкын ничек куллансагыз, кая куйсагыз – боларын да шулай итегез. Əмма сөяк-санаклар теләсә-кайда аунап ятмасын, аларны тиешле урыннарга илтергə кирəк. Бердəн, динебез — чисталык дине. Аннан соң малның сөяк-тирелəрен телəсə кая ташлап, алар тирə-юньне пычрата икəн, безгə гөнаһы языла, җəмəгать, шуны да истəн чыгармыйк.

Корбан Гаете балаларыбыз  өчен дә зур бəйрəм. Вə лəкин без аларны корбан чалулар, корбан итлəре белəн кызыктыра алмыйбыз əле. Шуңа күрə Корбан гаетендə дə башка изге бəйрəмнəребездəге кебек үк балаларыбызга бүлəклəр, күчтəнəчлəр əзерлик. Үсə төшкəч, иншə Аллаһ, алар да бу бəйрəмнең чын асылын аңларлар.

Рөстəм ХƏЙРУЛЛИН,        

                                                                        Татарстан мөфтие урынбасары,                  

                                                                           Гаилə мəчете имам-хатыйбы