Главная  →  Новости  →  КОРБАН БӘЙРӘМЕ 24 СЕНТЯБРЬГӘ ТУРЫ КИЛӘ
КОРБАН БӘЙРӘМЕ 24 СЕНТЯБРЬГӘ ТУРЫ КИЛӘ

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар һәм Голәмалар шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу ваҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла.

24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә — корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.