Главная  →  Новости  →  КОРЪӘН КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛА. ҖИҢҮЧЕГӘ — ХАҖГА ЮЛЛАМА
КОРЪӘН КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛА. ҖИҢҮЧЕГӘ — ХАҖГА ЮЛЛАМА

8 декабрьдә Казанга тәүге тапкыр республикабызның төрле районнарыннан  Коръәнне матур итеп мәкам белән укучылар җыела.

Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм коръәнхафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку  буенча конкурс игълан ителгән иде. Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар исә республика турына үтте.

Соңгы тур 8 декабрьдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә үткәрелә.  Соңгы турда 70ләп катнашучы булыр дип көтелә. Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга хаҗга юллама бирү каралган. Икенче урыннарга  — гомрә хаҗына юллама, шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителәчәк.

Конкурсны ачу чарасы Галиев мәчетендә сәгать 9.00дә башлана.