Бүген өйлә намазына мәхәллә халкын төрки аһәңле азан дәште. Узган төнне генә Төркиядән килеп төшкән коъәнхафиз Али Диләк (безнеңчә — Теләк) рамазан ае дәвамында Гаилә мәчетендә үзебезнең Нурмөхәммәт Шәрипов белән чиратлашып Коръән укыячак.
Али Диләк Төркиянең төньягында — Кара диңгез буена урнашкан Самсун шәһәреннән. Шундагы тарихи җамигъ мәчет имамы булып тора икән. Дини гыйлемне Орду шәһәре мәдрәсәсенең илаһият бүлегендә алган. Гаиләле, 3 баласы бар. Кызы — коръәнхафизә, бер улы мәдрәсәдә белем ала, икенчесе медицина өлкәсендә эшли.
Төркиядән быел Россиягә (Татарстан, Башкортстан, Мәскәү) 85 хафиз килгән. Алиның Татарстанда әле беренче тапкыр гына булуы. «Татарлар турында, алар — мөселманнар, бик яхшы халык, кунакчыллар, дип ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә монда киләсем килде», — диде Али Диләк.