Главная  →  Новости  →  КОРЪӘН БӘЙГЕСЕ МАТУР КИЛӘЧӘККӘ ӨНДИ
КОРЪӘН БӘЙГЕСЕ МАТУР КИЛӘЧӘККӘ ӨНДИ

 

    Коран конкурсыКоран конкурсы1 Коран конкурсы3 Коран конкурсыы

    22 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә    балаларның язгы каникул чорында  республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесе булды. Бу юлы ул 12 шәһәр-районнан (Аксубай,  Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Менделеевск, Казан, Чаллы) һәм Удмуртиянең Можга шәһәреннән 140 яшь Коръән укучыны үзенә җәлеп итте.

Шунсы игътибарга лаек, бәйгедә катнашучыларның яше яшәрә бара. Быел да мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме иң күп санлысы иде. Мәсәлән, бу яшь төркемендә 30 малай һәм 20 кыз теркәлде. Ә иң яшь катнашучыларга (бәйгенең иң яшь катнашучы призына Чаллыдан Кәрим Нуруллин һәм Түбән Камадан Гайшә Йосыпова ия булдылар) 3 яшь тә юк иде. Икенче үзенчәлек – балалар бәйгегә елдан-ел әзерлеклерәк килә. Аларның күпчелеге берничә җүз, кайберәүләр исә уннарча җүзне   яттан белә.

Ел да бу традицион бәйгене оештыручылар булып ҮДО — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең  “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек Үзәге чыгалар. Җиңүчеләргә истәлекле призлар тапшырыла.  Ә алар балл системасы нигезендә билгеләнә. Баллар исә  Коръәнне  яттан һәм карап укыганда тәҗвид кагыйдәсен саклау, мәкам, киенеш, үз-үзеңне тотыш буенча куела. Бу система еллар дәвамында камилләштерелгән һәм Чаллы хәзрәтләре аны бик гадел дип табалар. Күп еллар дәвамында призлы урыннарны килгән кунакларның яулап китүе моны дәлилләүче мисал булып тора иде. Аеруча Удмуртиянең яшь Коръән укучылары яхшы әзерлек күрсәтеп килделәр. Быелгы  җиңүчеләр арасында исә Чаллы шәһәре вәкилләре дә байтак булды. Димәк, бу юнәлештә шәһәрдә дә актив эш бара. Бүләкләр тапшырганда моны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс  хәзрәт Гайфуллин да  искәртте.

Анкеталардан күренгәнчә (теркәлү анкета нигезендә) балалар бу чарада бик теләп катнашалар. Бәйгегә 4әр, 5әр ел  рәттән килүчеләр бар. Түбән Камадан ошбу бәйгеләрдә бик күп җиңүчеләрне әзерләгән  Габдулла хәзрәт Хәйбрахманов (укучылары, уллары Хәлил, Хәмзә өч-дүрт еллар дәвамында беренче призларны яулап килде. Хәзер бәйгедә кызлары Гайшә уңышлы чыгыш ясый) һәр елны бәйгене көтеп алулары турында әйтә.

 

Быелгы бәйгедә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

7 яшькә кадәрге  малайлар төркемендә:

Хәсән Закиров (Чаллы) – беренче;

Нуриман Корбанов (Әгерҗе) – икенче;

Ибраһим Саттаров (Тукай районы) — өченче.

 

7 яшькә кадәрге кызлар арасында:

Мәрьям Сәгъдиева (Алабуга) — беренче;

Нәзилә Агабалаева (Чаллы) – икенче;

Мәрьям Шәмсетдинова (Алабуга) — өченче.

 

10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ямин Хәйдәров (Алабуга) – беренче;

Юсуф Галиев (Түбән Кама) – икенче;

Амаль Гаджиев (Чаллы) — өченче.

 

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә:

Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;

Әминә Хәйретдинова (Түбән Кама) – икенче;

Мәрьям Гыйззәтуллина (Түбән Кама) — өченче.

 

13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ибраһим Гомәров (Чаллы) – беренче;

Кәрим Хуҗин (Алабуга) — икенче;

Әмин Шәйдулов (Түбән Кама) — өченче.

 

13 яшькә кадәрге  кызлар арасында:

Мәръям Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;

Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама) – икенче;

Зәйнәб Хәйретдинова (Түбән Кама) — өченче.

 

15 яшькә кадәрге егетләр  төркемендә:

Габдулла Әүхәдиев (Әлмәт) — беренче;

Мөхәммәд Гарифуллин (Актаныш) – икенче;

Әхмәд Әүхәдиев (Түбән Кама) — өченче.

 

15 яшькә кадәрге кызлар арасында:

Хәбибә Мөфлихунова (Әлмәт) – беренче;

Кәримә Газизуллина (Можга шәһәре, Удмуртия) — икенче;

Гүзәл Сабирҗанова (Чаллы) — өченче.

 

Бәйге һәр елдагыча зур бер бәйрәм булып узды. Быелгы бәйгедә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты һәм балаларны киләчәктә дә Коръәнне шулай тырышып өйрәнергә, Аның кушуы буенча яшәргә чакырды. Ул балаларга бүләк итеп китаплар алып килгән иде. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин балаларга шәһәр җитәкчеләре котлавын җиткерде.

Чара аш мәҗлесе белән тәмамланды.  “Ак мәчет” коллективы имам-хатыйб, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев җитәкчелегендә бәйгенең нәтиҗәле, матур булып узуы өчен барлык шартларны тудырган иде.

Коръән бәйгесе балаларны Аллаһы Китабына якынайта, барчабызны да матур киләчәккә өнди.

Хәлил Шәрипов,

Чаллы