Главная  →  Новости  →  КОЕ КАЗЫТУ — ИҢ ХӘЕРЛЕ СӘДАКА
КОЕ КАЗЫТУ — ИҢ ХӘЕРЛЕ СӘДАКА

бетономешалка

Сәдаканың иң әҗерлесе — җәрия. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: «Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның 3 төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары (Мөслим).

Безнең Гаилә чишмәсен дә Аллаһы Тәгалә сәдакател-җәриядән кабул итсә иде, шул чишмәне булдыруда үз өлешләрен кертүче кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын язса иде.

Исегезгә төшерәбез: Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан Гаилә мәчете ишегалдында рамазан аена Гаилә чишмәсе ачылачак. Шәһәрдәшләребез, мәхәлләдәшләребез, килгән кунаклар, диненә-милләтенә карамыйча, һәммә кеше, шушы чишмә суыннан авыз итеп, җанына — ләззәт, тәненә сихәт алыр дип өметләнәбез. Шушы әҗер-саваплы эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, рәхим итеп, 223-06-62 телефонына шалтыратыгыз.