Главная  →  Новости  →  «КИТАПКА КЫЛЫЙК ХИСАП” ИСЕМЛЕ ЯҢА АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ
«КИТАПКА КЫЛЫЙК ХИСАП” ИСЕМЛЕ ЯҢА АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ
"Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акциядә катнашырга чакырабыз

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында дин галимнәребезнең мирасын саклау максатыннан “Китапка кылыйк хисап” исемле яңа акция старт алды, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат үзәге.   Акциянең төп максаты – кабатланмас әдәби мирасны, кыйммәтле кулъязмаларны һәм китапларны  саклап калу һәм барлау. Акция кысаларында борынгы язмалар, сканер аша чыгартылып, киң катлам укучыга да тәкъдим ителәчәк. Электрон копияләре Darul-kutub.com электрон китапханәсендә урнаштырылачак, ә кайберләре хәзерге татар теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыгачак. Монардан тыш, проект авторлары онытылган исемнәрне һәм татар галимнәренең әсәрләрен кайтармакчы, чит төбәкләрдәге хәзерге галимнәрне әлеге бай мирасны өйрәнергә этәрмәкчеләр. Әлеге акциядә катнашып, борынгы гаилә ядкярләренә икенче сулыш өрергә теләүчеләр иске китапларны “Хозур” нәшрият йортына ( Казан шәһәре, Сафьян урамы 8 нче йорт), Диния нәзарәтенә (Казан шәһәре, Тукай урамы 38нче йорт) яки республика мөхтәсибәтләренә китерә ала.