Главная  →  Новости  →  ХУШУГ
ХУШУГ

 

сахабы

Бер сугышта Галинең (радыйаллаһу ганһү) аягына ук кадала. Укның очы аяк сөягенә кергән була, табибны чакырып китерәләр. Табиб: «Авыртуны тоймас өчен дару эчәргә кирәк, шунсыз укны тартып чыгарып булмый, авыртуга чыдый алмаячаксыз», — ди. Гали (радыйаллаһу ганһү) болай дип җавап кайтара: «Бернинди дару да кирәкми. Тиздән намаз вакыты керә, мин намаз укый башлагач тартып чыгарыгыз».

Гали (радыйаллаһу ганһү) намаз укый башлагач, табиб  укны тартып чыгара. Намазны тәмамлагач, Гали (радыйаллаһу ганһү) табибтан: «Укны тартып чыгардыңмы?» — дип сорый…

Безләргә дә намазны шундый халәттә — хушуг белән укулар насыйп булса иде.