«ХОЗУР» НӘШРИЯТ ЙОРТЫ МӘҮЛИДКӘ ЯҢА КИТАП ЧЫГАРДЫ
“Хозур” нәшрият йортында Мәүлидкә багышланган өр-яңа китап басылып чыкты. Әлеге китапта Сөйләйман Чәләбинең 1409 елда язылган “Вәсиләтүн нәҗат” (“Котылу вәсиләсе, сәбәбе”) әсәре, Мәүлид ән-Нәби хакындагы язмалар урын алган. Әсәр иске татар телендәге гарәп графикасында да бирелгән. Аны язучы – танылган каллиграф Кывам хәзрәт.
Шуны әйтергә кирәк, татарлар татарча “Мәүлид китабы”н бөек төрки шагыйрь Сөләйман Чәләбинең “Вәсиләтүн нәҗат” әсәренә таянып иҗат иткәннәр.