Главная  →  Статьи  →  ХАТЫНЫ ҖӘННӘТЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН ИРНЕҢ БЕР СҮЗЕ ҖИТӘ
ХАТЫНЫ ҖӘННӘТЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН ИРНЕҢ БЕР СҮЗЕ ҖИТӘ

Бүгенге вәгазьдә сүз исламда хатын-кызларның хокуклары турында барачак. “Ни өчен мәчеткә йөрмисең?”, “Ни өчен намаз укымыйсың?”- дигәнгә үзләрен мөселман санаучы милләттәшләребез еш кына сорауга каршы сорау белән җавап бирә. Гадәттә алар ислам дине турында күп нәрсәне белми булып чыга.
Менә минем дустыма өлкән яшьтәге, укымышлы бер ханым үзенең намазга басмавын болай дип аңлаткан: “Ислам хатын-кызларны түбәнсетә, шуңа күрә дингә килә алмыйм. Мөселманнар хаҗга барып, Ибраһим пәйгамбәрнең аяк эзләренә табына, ә бит ул үзенең балалы хатынын чүлдә ташлап калдырган”.
Әйе, исламнан ерак кешеләр мөселманнарны Кәгъбәгә табына, кара ташка, пәйгамбәрнең аяк эзләренә (Ибраһим пәйгамбәрнең Кәгъбәне төзегәндә басып торган таштагы аяк эзләре) табына, дип уйларга мөмкин. Юк, без бары тик Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгаләгә генә табынабыз! Аның кушуы буенча, Кәгъбә тарафына карап гыйбадәт кылабыз. Бу хакта Изге Коръәндә болай диелә: “Чөнки Мөхәммәд галәйһиссәлләм Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһыдан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга” (“Бәкара”, 142,144 нче аятьләр).
Ибраһим галәйһиссәлләмнең хатынын һәм улын чүлдә калдырып китү тарихына әйләнеп кайтсак, чыннан да, бу Коръәндә телгә алынган вакыйга. Хатыны Һаҗәр аның пәйгамбәрлегенә, аларны болай гына чүлдә ташлап китә алмаслыгына ышана һәм аякларына сарылып: “Син үзең шулай карар кылдыңмы, әллә бу Аллаһының әмереме?”- дип сорый. Ибраһим галәйһиссәлләм күз яшьләре аша: “Аллаһ әмере”, — ди. Чынлап та, кабул итәр өчен авыр мәгълүмат: сөекле хатыныңны, көтеп алган газиз балаңны сусыз, ризыксыз чүлдә ничек калдырып китмәк кирәк? Ләкин пәйгамбәрләр катнашындагы вакыйгаларда аерым бер мәгънә бар. Еш кына аларның ни өчен шулай эшләгәнлекләрен гади кешегә аңлавы авыр.
Әйдәгез, Муса галәйһиссәлләм белән булган очракларны искә төшерик әле. Аллаһы тәгалә үзен бу дөньяда барын да белүче санаган Муса галәйһиссәлләмнең дә хакыйкатькә күзләрен ача. Ул аларны Хозыр галәйһиссәлләм белән сәфәргә чыгара. Юлда Хозыр эшләгәннәр Муса галәйһиссәлләмнең акылына һич кенә дә сыймый. Ни өчен ул үзләрен елга аша алып чыккан кешеләрнең көймәләрен тишә? Ни өчен бер гөнаһсыз сабыйны үтерә? Ни өчен үзләрен төн кунарга кертмәгән кешеләрнең коймаларын рәтләп йөри? Вакыты җиткәч, барысы да беленә. Бу гамәлләрдә Аллаһы Раббыбызның зирәклеге яшеренгән икән. Иртән килеп, ярдагы көймәләрне урлап киткәннәр, теге тишек көймә генә калган, димәк, балыкчы көймәсен ямап балык тота алачак, гаиләсе тук булачак. Төн кунарга кертмәүче кешеләр — ятимнәрнең караучылары, ә ишелгән койма астында бу балаларга тиешле мирас ята икән. Теге яхшы ата-анадан туган сабый исә, бик начар кеше булып үсәргә тиеш булган. Боларны Үзенең зирәклеге белән бары Аллаһы тәгалә генә белә.
Шулай итеп, Раббыбыз Ибраһим галәйһиссәлләмгә хатыны белән улы Исмәгыйльне чүлдә калдырырга боерса да, Ул аларны Үз рәхмәтеннән ташламый. Соңыннан Исмәгыйль галәйһиссәлләм нәселеннән Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туа. Күрдегезме, бу эш нинди олы максат өчен эшләнгән! Һаҗәрның, баласына су эзләп, Сафа белән Мәрва таулары арасында йөгереп йөрүләрен, шул урында – Исмәгыйль галәйһиссәлләмнең аяк очында зәмзәм суы чыгуын, аның шул суны азык-төлеккә алыштыруын, бу урында юлчылар туктый башлавын, әкренләп Мәккә шәһәре калкып чыгуын без инде тарихтан беләбез.
Ханымның тагын бер соравы – шаһитлык мәсьәләсенә кагыла. “Шаһитлык иткәндә бер ир-ат урынына ике хатын-кыз тиеш, диелгән. Бу хатын-кызны түбәнсетү түгелмени?” – ди ул. Шәригатьтә шаһитлык мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә, чөнки никах укытканда, нинди дә булса җинаять эшен ачканда кеше язмышы хәл ителә бит. Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә ирләрне һәм хатын-кызларны төрле сыйфатта яралткан. Без – ирләр көтелмәгән хәл килеп чыкканда хисләргә ирек куймыйча уйлыйбыз, анализлыйбыз, аннары хәл итү юлларын карыйбыз. Ә хатын-кызлар исә башта хискә бирелә, аннары гына уйлап төшенә башлый, нәтиҗә ясый. Кеше язмышы хәл ителгәндә, әйтик, кемнәрнеңдер зина кылганын расларга кирәк булганда нәфрәтеннән ялгыш: “Әйе, мин күрдем”, — дип әйтеп ташласа, тегеләрне җәза көтә бит! Бу хатын-кызны түбәнсетү түгел, ә Аллаһының аны ялган шаһитлыктан, гөнаһтан саклавы. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мигъраҗдан кайткач, җәһәннәмдә күбесенчә хатын-кызлар булуы турындагы хәдисен искә төшерегез. Яралтучыбыз безнең өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә яман булуын яхшырак белә! Калган барлык очракларда да ир-атлар белән хатын-кызлар бер үк тавышка ия.
Мирас бүлгәндә ир балага аның ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше тиеш булу да, бер карасаң, гаделсезлек кебек инде. Моның да асылында тирән мәгънә ята. Мирастан ике өлеш алган бу малай үз гаиләсен корырга, хатынын, балаларын кайгыртырга тиеш. Ә кыз бала кияүгә чыга, аны ире карый. Мирастан өлешенә тигән байлык та – аның фәкать үзенеке генә, беркем белән дә бүлешәсе юк. Бу – Аллаһының гадел кануны!
Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм килгәнче хатын-кызларның бернинди дә хокуклары булмаган. “Алга киткән” Европа галимнәре әле моннан берничә гасыр элек кенә: “Хатын-кыз – кешеме?” — дигән сорауга бәхәсләр алып барганнар. Ислам хатын-кызларны биек баскычка күтәрде. Мөселман ир хатынын ашатырга, киендерергә, аны кайгыртырга тиеш. Хәтта бала табып, аны имезүдән баш тартса да, ир хатынын мәҗбүр итә алмый, баласы өчен күкрәк анасы табарга тиеш була. Хатын-кызның өйне җыештырмаска, ашарга пешермәскә дә хакы бар. Эшләмим, ун эштә эшләп булса да гаиләне үзең тәэмин ит, дисә дә — ул хаклы була. Ә инде эшли икән, хезмәт хакын бары үзенә генә тота ала.
Яулык, кием мәсьәләсендә сүз чыкса, еш кына безне хатыннарыбызны төренеп йөрергә мәҗбүр итүдә гаеплиләр, хокукларын кысабыз, янәсе. Ә кыска итәк кигән кыз баланы урамда теләсә кем күзләргә, бер почмакка кысарга да мөмкин – бу алар өчен нормаль күренеш! Әгәр хатын-кыз гаурәтен чит ирләргә күрсәтеп йөрергә, авыр эштә чиләнергә “хокуклы” икән – безгә андый хокук кирәкми. Бу бернинди хокук та, ирек тә түгел, бу — коллык.
Шәригатьтә хатын-кыз хокукларының тагын берсенә – мәһәргә тукталасым килә. Мәһәр — өйләнешкәндә кияү тарафыннан кәләшкә бирелә торган бүләк ул. Борынгы тарихи китаплардан никах турында укыганда мәһәр мәсьәләсенә дә тап булдым. Безнең әбиләр мәһәргә беләсезме нәрсә сораганнар? 5 сыер! Хәзер сыер хакын 40 мең дип алсак, әбиләребезнең мәһәре уртача 200 мең сумлык булган. Кәләшегез алтын йөзек янына беләзеген дә сораса, күпсенмәгез, егетләр, аларның моңа хакы бар.
Никах мәсьәләсендә төрле низаглар килеп чыкмасын өчен бүгенге көндә Казыйлар шурасы никах килешүе проекты өстендә эшли. Юридик көчкә ия булачак әлеге документта хатын-кыз, мәһәргә шуны бирәсең, икенче хатын алмыйсың, дип үзенең шартларын яза алачак. Бу да хатын-кызларның хокукларын кайгыртып эшләнә. Ә менә ир-ат, өйләнгәч миңа иртәнге ашка бәлеш, төшке ашка сарык итеннән шулпа әзерләрсең, дип үз таләпләрен куя алмый, чөнки аның моңа хакы юк.
Бүгенге заман хатын-кызлары — сәясәтчеләр дә, җитәкчеләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә. Дөрес, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында да андый актив хатын-кызлар булган ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең беренче хатыны Хәдичә, мәсәлән, сәүдә белән шөгыльләнгән. Әмма никадәр актив эшчәнлек алып барсалар да, ирләре һәрвакыт алар янәшәсендә булган, ярдәм итеп торган. Һәм ул хатыннарның берсе дә шәригать кануннарын бозмаган. Хәзерге ханымнарга, ник намаз укымыйсың, дисәң: “Хәзрәт, мин бит җитәкче, намаз укып утырсам, эшемнән алырга мөмкиннәр”, — дип җавап бирә. Элекке хатыннарда мондый курку булмаган, алар Аллаһы Раббыбыз кушканнарны үтәмәүдән генә курыккан.
Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә хатын-кызга бик күп хокуклар биргән һәм бер вазыйфаны – гаилә учагын саклауны йөкләгән. Рабыбыз ни өчен Адәмне һәм Һәваны яралткан, дип уйлаганыгыз бармы? Бер-берсендә тынычлык тапсыннар өчен, ир-ат арып-талып өегә кайткач, хатыны янында, гаиләсендә тынычлык тапсын өчен. Ире бу дөньядан китеп барганда, мин синнән канәгать, дисә ул хатын — җәннәтле. Әйе, бүгенге заманда бизнеста, сәясәттә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар бар. Әмма ирең синең яныңда тынычлык таба алмый икән, ул бизнесың, карьераң нәрсәгә хәҗәт?
Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН,
мөфти урынбасары