Главная  →  Новости  →  ХАК ДИНДӘ БУЛСАК — ЮГАЛМАБЫЗ
ХАК ДИНДӘ БУЛСАК — ЮГАЛМАБЫЗ

Быел миңа беренче тапкыр мөкатдәс Болгар җирләрен зиярәт кылу насыйп булды. Хис-кичерешләремне сөйләп-әйтеп кенә бетерерлек түгел. Атна-ун көн вакыт узса да, әле һаман Болгар хатирәләре белән яшим.
Без – бер төркем Гаилә мәхәлләсе халкы, ике автобуска төялеп, Казаннан Болгар җыенына чыгып киттек. Җитәкчеләребез безне кайгыртып шулкадәрле уңайлы автобуслар биргәннәр, шәһәребез һәм Совет районы хакимиятенә, Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга, бер автобусны үз акчасына яллаган кардәшебезгә (аның исемен белгертәсе килмәгән икән, рамазан алдыннан миннән мәхәллә халкына сәдака булсын дигән) Аллаһының рәхмәтләре булса иде.
Без инде ислам дине, аның йолалары турында шактый хәбәрдар кешеләр, Болгарга барырга ниятләвебез һич кенә дә аны изгеләштереп хаҗ кылу урынына тиңләүдән түгел. Күңелебезгә бик тә газиз бу урынны зиярәт итәсебез, безгә исламны мирас итеп калдырган зирәк бабаларыбыз рухына бергәләп дога кыласыбыз килде.
Монда һәрбер таш, һәр манара халкыбызның данлы-шанлы үткәне турында сөйли. Бик күп экспонатлар табылган, биналар кабат торгызылган – барысын карап чыгарга бер генә көн җитми хәтта. Ак мәчетнең матурлыгына сокланып туймадык. Дөньяның төрле почмакларыннан килеп, бер урында тупланган 35 мең мөселман-татарны, җитәкчеләребезнең дә гади халык белән бергә җамигъ мәчет хәрабәләренә тезләнеп намаз укуларын күргәч, ирексездән күздән яшьләр чыкты. Хак динебезне ташламаса, милләтебез яшәр, иншә Аллаһ. Догамда мин Раббымнан ялгышып-саташып йөргән милләттәшләремә тәүфикъ-һидаять, дәүләтебезнең кабат чәчәк атуын, ил-көнебезгә тынычлык сорадым.
Сания Гыйльманова,
Казан