Главная  →  Новости  →  ХАҖГА ТАШЛАМАЛАР БАР
ХАҖГА ТАШЛАМАЛАР БАР

Бүген “ТР МДН Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Алексеевск районында мәүлид бәйрәмендә катнашты һәм җыелган халыкка хаҗ сәфәре хакында сөйләде: «Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кем минем каберемне зиярәт кыла, шуңа шәфәгать булыр», — дигән. Без хаҗиларыбызны Пәйгамбәребезгә бәйле изге урыннарга алып барабыз. Иң әүвәл ният куярга кирәк. Ният куйсак, Аллаһ юлын ача: кемгәдер балалары юллама бүләк итә, кемгәдер иганәче табыла. Сарыф иткән малыбызны соңыннан Аллаһ Үзе кире кайтарып та бирә». Аннары ул хаҗга юлламарның хакларына тукталды. Декабрь ае дәвамында 2017 елга “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча юлламаларны очсызрак бәягә алырга мөмкин. Әйтик, “эконом” программасы буенча хаҗ кылу бәясе 115 000 сум. “Стандарт” программасы – 205 000 сум.

Шулай ук  Россиядән Согуд Гарәбстаны корольлегенә самолетта туры очу каралган “Эконом-авиа” программасы гамәлгә керде. Бәясе 115000 сум тора.

Хаҗ программалары белән түбәндәге сылтамага кереп танышырга мөмкин:

http://dumrt-haj.ru/about-hajj/