Главная  →  Новости  →  ХАҖ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ КИЛЕГЕЗ!
ХАҖ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ КИЛЕГЕЗ!

Кааба1

Гаилә мәчетендә хаҗ дәресләре башланды. Дәресләр изге сәфәргә чыгарга ниятләгәннәр өчен махсус оештырыла. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара һәм исламның бишенче баганасы булган хаҗ гыйбадәте, аны кылу тәртипләре, быелгы хаҗ кылу үзенчәлекләре турында киң мәгълүмат бирә; шулай ук хаҗиларыбызны озатып йөрүче табиблар, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә. Хаҗ дәресе бүген (алга таба һәр атнаның пәнҗешәмбесендә) кичке сәгать 6 да башлана.

Хаҗ дәресләренең беренчесе 30 март көнне узды. «Мөмкинлек юк, акча юк, тагын әллә нинди сәбәпләр табыла — болар берсе дә мөһим түгел. Ий, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен хаҗ кылырга ярдәм ит, дип дөрес ният куйсагыз, Ул Үзе юлларын ача. Ислам галимнәре әйтүенчә, сезнең хаҗ сәфәрегез нәкъ әнә шул минутлардан башлана да», — дип, Рөстәм хәзрәт үзе белән, танышлары белән  килеп чыккан хаҗ белән бәйле гайре табигый хәлләр, аерым очраклар турында сөйләде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин быел үзе дә төркем җитәкчесе буларак олы сәфәргә кузгалырга ниятли. Төркемдә әле буш урыннар бар, кушылырга теләүчеләр 8 917 261 93 19 номеры буенча турыдан-туры хәзрәтнең үзенә шалтырата яисә мәчеткә килеп мөрәҗәгать итә ала.

Аллаһы Тәгалә “Гыймран” сүрәсенең 97 нче  аятендә әйтә: “… Көче җиткән кешеләргә Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә…” Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, көче җитмәүчеләргә дә бәхет елмаерга мөмкин. Моннан берничә ай элек Гаилә мәчете хаҗга кагылышлы акция башлап җибәрде һәм матди мөмкинлекләре булмаган мәхәлләдәшләребезне изге сәфәргә җибәрү өчен сәдака тартмасы куелды. Бүгенге көндә коллектив иң лаеклы кардәшләребезне барлау белән мәшгуль.

IMG_9125