Главная  →  Новости  →  ХӘЗИНӘГӘ ТИҢ ТӘҖРИБӘ
ХӘЗИНӘГӘ ТИҢ ТӘҖРИБӘ

13 февраль көнне Гаилә мәчетендә бик күркәм бер очрашу узды. Җомга намазыннан соң әбиләребез, апаларыбыз, чәй өстәле артына җыелып, “Яшь буынга дөрес тәрбия бирү” дигән темага фикер алышты. Очрашуның шушындый исем астында үтүе очраклы гына түгел. Кешелек тормышының кайсы гына чорын алсак та, яшь буынга, җәмгыятьтә үз урынын табып, кешеләргә файда китерерлек тәрбия бирү – әти-әниләр, әби-бабайлар өстендә ятучы бик зур бурыч.
Һәркемгә мәгълүм, нанотехнологияләр заманында яшибез. Барыбызның да диярлек кулында кыйммәтле телефон-планшетлар, шулар ярдәмендә аралашуларыбыз да күбрәк социаль челтәрдә бара. Әле бит 10-15 ел элек кенә күрше-күлән белән кич утырырга да, туган-тумачаның хәлен белергә дә вакыт табыла иде. Һаман дә истә, әти-әниләребез күчтәнәчкә бер кило сохари, перәннек яки карамель кәнфит алып туганнарның әле берсенә, әле икенчесенә кунакка йөри, без дә аларга иярә идек. Ә бүген кибет киштәләрендә тәм-томнарның ниндиләре генә юк, туганнар белән очрашырга гына сәбәп кирәк була башлады.
Бер кризистан арынып та бетми тагын бер кризиска кереп чумдык. Бүген бик күпләр, күзләрен компьютер экраннарыннан алмый, доллар белән евроның үсүен күзәтә. Булган акчаларын башка валютага алыштырырга ашыктылар, ә кайберәүләр исә, чират торып, кирәксә-кирәкмәсә өчәр телевизор, икешәр суыткыч, бишәр тузансуырткыч алып, кибет киштәләрен бушаттылар. Кризис чорында гына түгел, тормышыбыз, гомумән, акчага бик нык бәйләнде. Яшәешебезнең чын кыйммәтләрен артка этә-этә, акча йөрәгебезне, уй-фикерләребезне көннән-көн ныграк чорнап ала. Өч көнлек дөньяның матди байлыклары туганлык җепләрен өзә, бик күп еллар дәвамында иңне-иңгә куеп яшәгән күршеләрне дошман итә, ата-аналар белән балалар арасын суыта. Социаль челтәр битләрендә юмор кебек кенә барлыкка килгән: «Бәхет акчада түгел, аның күләмендә» дигән гыйбарә тормыш девизына тәмам әйләнеп бетте.
Менә шушындый чорда яшәп ятканда балаларыбыз күңелендә мәрхәмәт, олыларга хөрмәт ничек тәрбияләргә? Замана “чирләреннән” йолып калып, дөрес юлга ничек юнәлдерергә? Бу четерекле мәсьәләне чишүдә өлкәннәрнең уртаклашыр тәҗрибәләре, безгә әйтер сүзләре бар. Очрашуыбызда бик гыйбрәтле вакыйгалар сөйләнде, тирән мәгънәле фикерләр әйтелде. Шуларның кайберләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
“Бала тәрбияләү бик зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Күпме генә яхшылыкка өндәп тә, үзебез шуның киресен эшләп торсак, әйтелгән сүзләребезнең бернинди дә файдасы булмаячак. Кечкенәдән балалар әти-әнисе, олылар эшләгәнне кабатлап үсә. Шуны онытмаска кирәк”.
“Балаларыбызга җылы сүзләр белән дәшик. Кул күтәрүнең һич файдасы юк. Аллаһы Тәгалә безгә тел биргән, шул телебез белән матур итеп кенә аңлатыйк”.
“Нәрсә генә дисәләр дә, тәрбиянең нигезе гаиләдә салына. Әйләнә-тирәбездә яхшылык та күп, начарлык та күп. Балаларыбызга кечкенәдән яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтик”.
“Яшьләрнең дә хәлен аңлыйбыз инде. Тормыш алып барулары бик кыен. Бар нәрсәгә акча кирәк, ә аны табу өчен әти дә, әни дә иртәдән кичкә кадәр эшләргә мәҗбүр. Шулай итеп, бала үз карамагында кала, шунысы кызганыч”.
“Балачагыбыз, яшьлегебез совет чорына туры килде. Яшерен-батырын түгел, ул вакытларда дин тотуны хуплаучы булмады. Алай да күңелебездә иман һәрвакыт бар иде. Гает бәйрәмнәрен көтеп ала идек, үзебезчә, качып булса да, матур итеп үткәрергә тырыштык. Истә калган, бераз тәм-томнар җыеп, мунчада бәйрәм үткәргән вакытлар да булды. Бераз сыйлангач, ләүкәгә менеп җырлап-биеп тә ала идек. Бүген, Аллаһка шөкер, мәчетләребезнең ишекләре һәркемгә һәрвакыт ачык. Гает бәйрәмнәрен дә гөрләтеп үткәрәләр. Олы яшьтә булуыбызга карамастан, һәр атнаны мәчеткә жыелып дини гыйлем алабыз. Бүген яшьләребез шушы мөмкинлекләрнең кадерен белсеннәр иде”.
“Балаларыбыз белән матур итеп татар телебездә сөйләшик. Безгә әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез татар телен ничек биреп калдырган булса, аны киләчәк буынга тапшыру — безнең бурычыбыз. Кайвакыт үзебезнең татар әбиләренең: “Сынок, так не делай!”, “Туда не ходи, упадешь!”- дип оныкларына урысча әйткәннәрен ишетергә туры килә. Бу сүзләрдән йөрәк әрни. “Куз нурым”, “багалмам”, “бәгърем” дип балаларыбызга без дәшмәсәк, тагын кем дәшсен!”
Һичшиксез, бер очрашуда фикер алышып кына зур нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Ләкин, тамчыдан күл җыелган кебек, эшебез дәвамлы булса, хезмәтебезнең җимешләре күренер. Киләчәк тә бәхетле тормыш корыр өчен сабыйларыбызга дөньяви белем белән беррәттән, дини гыйлем дә бик кирәк булачак. Шуны һәрвакыт истә тотыйк.
Тәүфикълы, иманлы, тәрбияле бала – ата-ананың бик зур бәхете. Аллаһ Раббыбыз балаларыбызга тәүфикъ-һидәят бирсен. Картлык көнебездә барчабызга да күз нурыбыз — баларыбызның игелеген күрергә насыйп булсын!
Айгөл Муллагалиева